Реферат по предмету "Разное"


Автобус тукталышында без икәү генә идек

Тамара Рейновна АхтияйненгаГитара көенә вальсАвтобус тукталышында без икәү генә идек. Апрель ае эңгерен багана утының салкын нуры кисә. Аның яктылыгында зур капчык сыман куртка кигән , йоннан бәйләнгән башлыгын күзенә кадәр төшереп кигән, ундүрт яшьләр чамасындагы бер малай басып тора.Кулында гитарасы бар. Маршрут автобусы тукталышка якынлашты. Малай билет алды, аны кесәсенә салды да, автобуска керде. Мин аның артыннан. Буш урыннар күп иде, тик мин ни өчендер аңа якынрак урынны сайладым. --Нишләп гитараңның кыллары юк соң?- дип сорап куйдым мин. Ул тиз генә җавап бирмәде. Башта үзенең “тынып калган коралын” тезләренә куйды, башлыгын салды . Аның чәчләре ак төстә һәм тыңлаусыз иде. Шуннан соң гына, җавап бирүне кирәк санап : -- Төзәтеп булыр дип уйлап , калага барган идем. Быел мин музыка мәктәбенең баян классын тәмамлыйм, гитарада өйрәнергә дә теләгем бар. Бер атнага кешенекен алып торган идем, хәйран гына өйрәнә дә башладым. Әтинеке бу. Ул мин кечкенә чакта ук үлде. Яңаны алырга әни акча бирми. “Менә үсеп җит тә, акча эшли башлагач алырсың,-ди.- Мин берүзем ничек җиткерим!” Ул, уйга батып, гитараның чатнаган эзе буйлап бармакларын йөртеп алды, һәм башын парланган тәрәзәгә борды. --Алайса син чын музыкант инде , махсус музыка мәктәбен бетергәч? -- Чынмы- ялганмы, концертларда катнашам. -- Талант булса яхшы инде! Сизелеп тора – ул синдә бар. Минем чынлап мактаганымны сизде , ахры, эреп китте, моңсу һәм шул ук вакытта рәхмәтле итеп елмайды. Миңа таба борылыбрак утырды. Карашы ихтирам белән тулы. -- Ә бит мин “музыкалканы” чүттән генә ташламый калдым... --Ничек алай? -- Тормышта кара полосалар бөтен кешедә дә була торгандыр инде ул.Ул уку елын бетергәндә минем эшләр начараеп китте. Чиреккә “2”ләр бик күп чыкты. Мин начар... бик начар укыдым. Аңламый идем. Өй эшләрен ятлап өйрәнә идем. Күңел ятмый. Баян- да да шул ук хәл : укытучы кычкыра , өйдә әни кычкыра – икелеләр өчен дә, баян өчен дә. Мин хәтта, пычак алып, кулыма тидердем, ә аннан соң уйлыйм... Беркөнне иртән тордым. Беренче дәрес – рус теле. Өй эше эшләнмәгән. Блин! Икеле чыга инде. Тагын бөтенесе акыра башлаячак. Ой... Калган фәннәрдән дә ... Бәлки рәсем- нән “4” чыгар. Я ходам, әле баянга барасы бар! Арып кайтам – дәрес әзерләргә.Кайчан бетәр икән бу көн? Ә ул әле башланмаган да... Киенмәгән килеш караватта утырам, урыным җылы; карават башын, фанерны сыйпыйм. Күралмаган бу көн үткәч , тагын сыйпыйм. Алда көтеп алынган төн булачак. (Малай, минем барлыгымны да онытып сөйли. Ә мин эчемнән кабатлыйм.) Кулның сыйпаулары арасында көн бик тиз үтсә иде. Берни дә күрмәс өчен. Беркемне дә ишетмәс өчен. Мине йокы – оҗмахым кабул итсен. Әйтерсең, мин ирекле. Бу сыпырудан соң – караңгылык... Әйбәт. Бу—чын бүләк. Тик көнгә буй җитми. Аның башы белән ахыры арасында нишләп өзеклек бар икән? “Яктылыкка” караганда , “караңгылык” яхшырак.Минем һәр иртәм бер үк төсле башлана... Бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк иде. Белмим, ни өчен сезгә сөйлимдер ?Музыка мәктәбендә мин ул чакта өченче елымны укый идем.Елена Степановна, баян укытучысы, килүгә бәйләнә башлый. Миңа гына шулай кычкыра кебек тоела . Аның өстәле -- яңгырап тора торган агач өстәл иде. Мин уйнаганда, ритмны дөрес саклау өчен улсуга башласа , өстәлдәге әйберләр сикерә башлый, каты тавыш куба. Мин бер темпта уйныйм , ә ул , мине дөресләргә теләп, катырак бәрә башлый, тик мин барыбер темпны бутап бетерәм. Өйгә көн саен елап кайтам. Өйдә берәү дә юк. Әни әле эштән кайтмаган. Караңгы өйдә берүзем елап утырам. Беркөнне өйгә кайтып кердем... Ул көнне яңа әсәр өйрәнгән идек. Булмый гына бит , берничек тә өйрәнә алмыйм. Кайтып, өйдә үкереп елап утырам. Тынычланып булмый. Үзем эчтән уйлыйм :”Ни пычагыма кирәк инде бу “сольфеджио”, “интервал-лар”, “гамма”, “мажорлар”, “минорлар”-- бөтенесе ? Нигә? Минем әле ике ел укыйсым бар. Һәм ул миңа ике ел буе акырыр “. Алгебра дәфтәренең бер битен ертып алдым да , музыка мәктәбенең өченче классын ташлап китәсем килүе турында яза башладым. Әйе, үзем , мине берәү дә өйрәтмәде. Әни дә,башка берәү дә кушмады, үз исемемнән яздым. Айны,елны,числоны куйдым, кул куйдым. Һәм шундук тынычландым да. “Менә, булды!”- мин әйтәм. Гаризаны бераз вакыт бирми торырга булдым. Соңгы тапкыр баянга барам, һәм әгәр укытучы мина акыра башласа, шундук кесәдән тартып чыгарам. Бу язу -- аннан котылу чарасы кебегрәк нәрсә инде. Ирекле булачакмын. Бөтен кешеләр шикелле, рәхәтләнеп урамда йөриячәкмен. Малайлар миннән көләләр:”Нәрсәгә сиңа бу баян? Ник аны асып йөрисең? Анда уйнаганчы . әйдә, карта уйныйбыз”. Аларга баян ни дә , сугышка кадәр бабайлар уйнаган гармун ни. Баян дәресе иртәгә. Урамда тездән кар. Әле азы гына эрегән. Кич белән сукмактан кайтып киләм. Ян-якта каен һәм тополь агачлары тезелеп киткән. Аларның ничәү икәнен беркайчан да санаганым юк иде.Кирәксенмәдем дә. Музыкага барганда баш аска иелгән, бөтен тән калтырый, агач кайгысы булмый торган иде.Ә бүген үз-үземә сүз бирдем : башымны күтәргәч, ничә каен күрәм, шундый билге алачакмын. Күтәрелеп карасам, бер дә түгел, ике дә түгел, берьюлы дүрт каен күземә ташланды. “Ә-һә, әйбәт бу!”- дип уйлыйм. Андый билге алырыма ышанмасам да , теләгем бик зур иде. Дәрескә керәм. Исәнләшәм. Инструментны кулыма алам.Аягым белән урындыкны шудырып китерәм. Утырам. Ул һаман кычкырмый да , кычкырмый... Нота дәфтәрен алам. Кирәкле битен ачам. Исемсез этюд. Тоташтан уналтынчы ноталар. Уйнарга тырышам. Калтырамыйм. Клавишларга салмак кына басам. Тыныч кына баян күреген тартып җибәрәм. Һәм бөтенләй башка көй яңгырый башлады.Мин башта болай гына, бармакларны язу өчен генә уйнап карадым. Бара. Аннан инде туктап тормадым, башыннан ахырына кадәр уйнап бетердем. Минем күз алдыма кырмыска чабып йөрүе килде :”Ты-ды-ды-ды. Ты-дыд-тын-ты” Ул тегендә чаба, монда чаба. Чаба, чаба, чаба. Салам кисәген эләктерде дә , кырмыска түмгәгенә чапты.Бармакларым – аның аяклары кебек. Алар да кырмыска кебек җитез. Кырмыска тизрәк чаба башласа, бармаклар да кызулый:”Ты-ды-ды-ды-ды”.Ул көчкә сөйрәлеп йөрүче тарантул түгел лә :”Тууу-туууу”дип. Елена Степановна миңа тыныч кына карап тора, хуплап башын селкеп ала. Прәме ниндидер могҗиза... “Афәрин!” дип мактап та куйды. Журналга да, көндәлеккә дә матур гына дүртле билгесе куйды! Укытучы болай үзе ничава гына икән ...Клубтан чыктым. Ышанып бетмим әле. Баскычта басып торам. Суларга җиңел. Як- ягыма каранам. Шаккатып уйлыйм : әгәр дүрт каен түгел, ә икене күргән булсам ? Тагын икеле чәперләр иде микәнни? Хәзер минем баян буенча бар да яхшы. Инде , әти кебек, гитарада уйнарга өйрәнәсем килә. Әни аңа гитарада уйнаганы өчен гашыйк булган. Әти бөтенесеннән яхшырак уйнаган. Компаниеләрдә йөзек кашы булган ул. Кайчак уйлап куям:” Теге вакытта гаризаны биргән булсам, нинди юләр буласым икән”,-дип.Ул вакытта булышканнары өчен, каеннарны мин уемда әллә ничә тапкыр үптем инде. Киләчәк тормышымда юлдаш итеп музыканы сайладым. Мәсәлән, кемдер агроном, инженер, хәрби кеше булырга укыды,ди. Кемгә кирәк алар?!Ә музыка ул – һәркайда. Без сезнең белән сөйләшәбез – музыка. Менә,-- ул ике тапкыр аягы белән тыпырдап куйды ,- бу да музыка. --Прәме бик музыка инде! -- Әйе – музыка.Концерта беренче чыгышым алдыннан Елена Степановна мине кисәтеп куйды :”Әгәр якыннарың, әниең, я башка танышыңны залда күрсәң, аларга карама, кулыңны да болгама, елмайма да. Буталачаксың. Тамашачылардан өстәрәк бер ноктага кара һәм шул нокта өчен уйна. Үзең эчтән әйт :”Я , ничек , нокта, әйбәт уйныйммы мин?” Аның белән сөйләш. Якты фонарь утлары күзеңне сукырайтса да , ялгышып китсәң дә , барыбер ахырга кадәр уйнап бетер”. Сәхнәгә чыктым. Үзем куркам . Урындыкка утырдым да , шундук уйный башладым. Тез буыннарым калтырый... Тезләремне нык итеп кыстым, барыбер калтырыйлар. Кла- вишларга басам :”Ды-ды-ды” дигән тавыш чыга. Калтыравыклы музыка. Күзем зал өстеннән йөгереп уза. Ул халыкның күплеге... Безнең малайлар да утыра. Уйный алмасам, алар миннән көләчәк инде. Ә мин берүзем, буем да бәләкәй генә. Уйным, уйныйм. Хоп! Ялгыштым. Инде , елап , сәхнә артына кереп качарга да әзер идем. Шулчак укытучымның әйткәнен исемә төшердем. Башымны күтәреп, өскә карап уйный башладым. Тик мин ноктага карамадым. Мин еракта әтиемне күрдем. Ул туп-туры миңа карап тора иде. Мин аның өчен уйный башладым... Барлык кешеләрнең йөзләре эреп юкка чыкты. Салмак та , көчле дә итеп уйныйм. Кайчан форте , кайчан пиано –онытмыйм. “Маньчжурия сопкаларында” дигән вальсны уйнадым мин. Ишеткәнегез бар идеме? -- Әйбәт вальс. -- Башта тыныч көй бара. Әтием өчен уйныйм , үземнең күз алдыма , фотографияләрдә күргән лейтенант түгел, чал чәчле генерал килеп баса. Минем уйнаганны тыңлап утыра. Салмак кына көй агыла. Әтием өчен шыпырт кына уйныйм, музыкада төп рольдә -- ул. Әти торып басты. Үзенә пар эзли. Тапты ! Әниемне сайлады. Димәк ,бу җирдән көчлерәк уйный башларга кирәк. Бу—аның шатлыгы. Көйнең бер өлеше :”Тын-тын-тын. Туу-туд-туду-та-дататам-тада”. Алар бииләр , бәхетле елмаешалар. Көй көчәя :”Туу-тут-туду!” Бер – беренең күзләренә карыйлар – пауза. Бер мизгелгә бөтен нәрсә туктап калган кебек булды , аннары тагын биюләрен дәвам иттеләр . Мин тагын да сихерләнебрәк, көчләрәк итеп уйный башладым. Ярты ел буе өйрәнгән пьеса, ике минутка сыеп бетте. Моны бар кеше дә булдыра алмый. Ә мин өйрәндем. Әтигә ошагандыр дип уйлыйм. Бу бик рәхәт һәм дулкынландыргыч мизгел булды. Уйнап бетергәч , башымны түбән идем дә , бәхеттән елап җибәрдем . Сәхнәдән йөгереп чыгып киттем. Бу моментта берәүне дә күрәсем килми иде. Артымнан көчле алкышлар яңгырап калды. Соңыннан әйттеләр , шәп килеп чыкты , дип.Бервакыт мин дус малайның гитарасын алып тордым. Кылларын чиерткәләп утырганда , әни тыңлап торды да : “Ничектер таныш тоела бу көй , - ди. - Әтиең уй- наган көй түгелме соң бу ?” Ул чыгып киткәч , кулдагы гитараны куеп, әтинекен алдым. Сыйпап – сыпырып утырам. Кайчандыр моңа әти куллары орынган бит . Тагын бер хәтирә : кырынмаган кытыршы битен , ул минем битемә ышкый иде.Яңакларым кызарып чыга.Рәхәт , кызык була иде , бик бәхетле була идем. Менә хәзер аның кул җылысын саклаган гитараны тотып утырам. Әтием өчен “Маньчжурия сопкаларында”ны уйныйсым килә , хәзер инде гитарада. Минем өчен дә , әнием өчен дә сөенсен иде.Үзе исән булса , әлбәттә, әнием өчен үзе уйнар иде. Калага ремотка алып барган идем – алмадылар. “Юк, бик иске инде бу , агачы чатнаган , кылын алмаштырып кына төзәтеп булмый . Без тылсымчы түгел ,могҗиза эшли алмыйбыз”,- диделәр. Малай тынып калды.Мин дә эндәшмим. Шулай тукталышка килеп җиттек. Әйтеләсе сүзләр әйтелгән инде.Автобустан төшәр алдыннан , ул , ирләрчә каты итеп, кулымны кысты һәм : “Иртәгә безнең клубта бәйрәм концерты була. Мин дә чыгыш ясыйм. Килегез “,- диде. Малай , күкрәгенә гитарасын кысып кочаклап , бозлы юл кырыенды басып калды. Мин аның исемен дә сорарга онытканмын. Ишекләр ябылды. Автобус кузгалып китте.* * *Клубта концерт бетте. Баянда башкарылган чыгышны халык бигрәк тә ошатты. Ул бүген аерата яхшы уйнады. Тамашачылар кайтып беткәч тә , салмак музыка тавышы , күзгә күренмәс дулкын булып , буш зал буйлап йөзеп йөрде. Малай да киенергә дип килде. Шулчак , өлкән яшьтәге вахтер хатын , күрше бүлмәдән полиэтиленга төрелгән акустик гитара алып чыгып , малайга тоттырды : --Моны сиңа бирергә куштылар. Кем икәнен белмим.Гитара төзәтүчеләр ялгышкан бит. Могҗизалар була ич дөньяда! Бу -- Изге Христос Туган көн иде.Петрозаводск, 8 апрель, 2007 ел.


Не сдавайте скачаную работу преподавателю!
Данный реферат Вы можете использовать для подготовки курсовых проектов.

Поделись с друзьями, за репост + 100 мильонов к студенческой карме :

Пишем реферат самостоятельно:
! Как писать рефераты
Практические рекомендации по написанию студенческих рефератов.
! План реферата Краткий список разделов, отражающий структура и порядок работы над будующим рефератом.
! Введение реферата Вводная часть работы, в которой отражается цель и обозначается список задач.
! Заключение реферата В заключении подводятся итоги, описывается была ли достигнута поставленная цель, каковы результаты.
! Оформление рефератов Методические рекомендации по грамотному оформлению работы по ГОСТ.

Читайте также:
Виды рефератов Какими бывают рефераты по своему назначению и структуре.