Реферат по предмету "Разное"


Арча җиденче номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы

Муниципаль гомумбелем бирү учреждениясе "Арча җиденче номерлы гомумбелем бирү мәктәбе"10нчы сыйныфтаТукай дәресләре(Милли мәктәпнең татар төркеменең 10нчы сыйныфы өчен татар әбәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)Төзеде: Арча җиденче номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы. Рецензентлар: Һадиуллина Ф.М. – Арча өченче номерлы урта мәктәбенең, Бариева Г.К. – Балтач районы Алан урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Арча 2011 Аңлатма язуы«Габдулла Тукай – шәхес буларак та, иҗаты белән дә күпьяклы, тирән фикерләүче һәм сизгер җанлы әдип. Ул – бай, үткен телле, җәмгыятьтәге бозыклыкны фаш итүдә үз чорының тиңсез сатиригы һәм күңел җылысы белән елмайта алучы “татар галәменең оста юмористы» Ф.Әмирхан Бөек шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты һәр класста диярлек карап үтелә. X класста Г.Тукайны өйрәнүгә программа нигезендә 7сәгать вакыт бирелә. Шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнгәндә , алдагы класста алган белемнәргә таянып, өстәмә материал бирелә. Г.Тукайны шагыйрь буларак кына түгел, прозаик, тәрҗемәче, тәнкыйтьче һәм фольклорчы буларак өйрәнелә. Түбәндәгеләргә игътибар ителә: 1. Әдипнең үзенчәлеге. 2. Халык тормышы белән бәйләнеше, үзе яшәгән чорга мөнәсәбәте. 3. Җәмәгать тормышына һәм әдәбият өлкәсенә керткән яңалыгы. Укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәткәндә, дәрескә әзерләнгәндә укытучы материалны өйрәтү алымнары турында уйланырга тиеш. Укучыларның белем дәрәҗәләреннән чыгып, мәсәлән, лекция, әңгәмә, дәреслек белән эшләү, тестлар эшләү һәм башка алымнарны кулланырга мөмкин. Шулай ук дәрестә төрле техник чаралардан (магнитафон, компьютер һ.б.) куллануда зур ярдәмгә килә һәм дәресләрне нәтиҗәле итеп үткәрергә булыша. Бөек шагыйрь Г.Тукайның быел 120 еллык юбилее. Мәктәптә бу уңайдан бик күп эшләр эшләнелде: 1. Г.Тукай ның аяныч балачагы турында тәрбия сәгатьләре. 2. Әсәрләренә рәсем конкурсы. 3. Җырларына конкурс. 4. “Тукай- халыкның үз баласы” исеме астында инша конкурсы. 5. Яшь иҗатчылар конкурсы. 6. Китап укучылар конференциясе.`һ.б. Киләчәктә бик зур эчтәлекле әдәби музыкаль кичә үткәрергә җыенабыз.X класста татар әдәбиятыннан дәресләрнең тематикасы: 1.Тормыш баскычлары.- 1сәг. 2.“Тукае булган халык бик бәхетле ул” (М.Кәрим) – 1сәг. 3.Г.Тукай иҗатында фольклор традицияләре.- 1сәг. 4.Тукай һәм музыка. – 1сәг. 5.Тукай – тәнкыйтьче.- 1сәг. 6.Г.Тукай һәм башка әдәбият. – 1сәг. 7.Шагыйрь Зиннур Мансуровның “Ике яклап янган шәм” исемле мәкаләсе буенча конференция.- 2сәг. 8.“Тукай – халыкның үз баласы” (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)-2сәг. 9.“Тукай – халык күңеле көзгесе” (“Йолдыз сәгате”-уен-кичә)Төзелгән программа түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:Татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, әдәбиятыңа мәхәббәт тәрбияләү.Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлылык булдыру.Балаларда аралашу компетенциясе булдыру, әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.^ Тема: Тормыш баскычларыМассат: Бөек шагыйрь Г.Тукайның тәрҗемәи хәле турында моңарчы алган белемнәрне искә төшереп, гомумиләштерү. Яңа фактлар белән таныштыру. Г.Тукай иҗатының һәм тормыш юлының әһәмиятен аңлату.Җиһазлау:Г.Тукай портреты; “Тукай – якты йолдыз!”-стенд; Г.Тукай китапларыннан күргәзмә; Компьютер, магнитафон, касета “Сабыйга”;Материал: “Габдулла Тукай”(томлыклар); А.Ф.Заһидуллина,Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев “Татар әдәбияты. Теория.Тарих”; Әдәбият дәреслеге (122-131нче битләр) Тукай турында истәлекләрДәрес планы:^ Оештыру өлеше. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү;Китап-дәфтәрләрен барлау. II. Актуальләштерү. 1. Үткән материалны кабатлау. Кросворд чишү.III . Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. 1. Г.Тукай һәрвакыт халык йөрәгендә. 2. “Исемдә калганнар” истәлеге буенча Г.тукайның тормыш юлының кайбер моментларын искә төшерү. а). Үксезлек. б).Сабый тормышында караңгылык һәм яктылык. в). Габдулла – халык баласы. 3. Компьютер һәм диопроектор ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлыннан истәлекләр тыңлау, карау. (мультимедийный CD-диск “Г.Тукай” буенча) Укучылар дәфтәрләренә хронологик таблица төзиләр.^ IV. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Дәреслектәге “Салдың безне ак юлга” исемле материалны укып-анализлау. а) сорауларга җавап бирү: - Әти-әнисез калган малайны өйдән-өйгә, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөртмәскә мөмкин булганмы? - Малай Кырлайда төпләнеп калган булса, шагыйрь булып җитлегер идеме икән? Шагыйрь булу өчен нинди шартлар булырга тиеш? - “Чын талантка һәм намуслы кешегә дөньяда яшәве читен” дигән фикер белән сез килешәсезме? Карашларыгызны дәлиллшгез. 2. Компьютерда тест эшләү.V. Йомгаклау. 1. Укучыларның белемнәрен бәяләү. 2. Өй эше бирү. Г.Тукайның истәлек һәм юлъязмаларын укырга. Истәлекләр белән танышкач, Сез Г.Тукайны кеше буларак ничек итеп күз алдына китерәсез? “Хәтер төеннәре”н тутырырга (Үрнәк бирелә)^ Дәрес барышы:^ Оештыру өлеше. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү;Китап-дәфтәрләрен барлау. II. Актуальләштерү. 1. Үткән материалны кабатлау. Викторина сорауларын чишү.Заһидә Бурнашеваның псивдонимы? (Гыйффәт туташ)“Революция заманы” шигыренең авторы? (Н.Думави)М.Гафури шигыренең исеме ничек? (“Шатлык”) Әй, кәлам! Шатлык белән караңны түк, Тәбрик итеп милләтемә язам мәктүб. Һәр җәһәттән хөрриятләр ачылганга, Бу көндә хәсрәтемнән шатлыгым күп.“Халкым өчен” шигыренең авторы? (Ш,Бабич)Реалист һәм романтик шагыйрь? (С.Сүнчәләй) 2. Дәрескә максат кую.Укытучы. Бүгенге дәрестә без татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле игелекле заты Г.Тукайның тормыш юлы турында сөйләшербез.^ III . Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.1. Г.Тукай һәрвакыт халык йөрәгендә.Укытучы. Үзенең исеме һәм иҗаты белән милли тарихтан, үзен тудырган халыкның барлык культура мирасыннан берничек тә аерып булмый торган бөек язучылар, шагыйрьләр бар. Үз халкының гасырлар аша килгән иҗади талантын үлмәс әсәрләрдә чагылдырып калдырган татар халык шагыйре Г.Тукай да әнә шундыйлардан. Г.Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы культурабыз тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Г.Тукайдан башка татар культурасының һәм сәнгатенең 20нче йөздәге үсешен күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга, үзеннән-үзе аның “Исемдә калганнар” дигән әсәре хәтергә килә. Шуларга менә бу юллар өстәлә: “Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап киң маңгаемнан милләтем.”2. “Исемдә калганнар” истәлеге буенча Г.тукайның тормыш юлының кайбер моментларын искә төшерү.а) “Үксез бала идем...” Укытучы. Г.Тукай өлешенә төшкән мәшәкатьләр, авырлыклар шактый. Аларны бернинди үлчәүгә салып булмас иде. Аның исеме – ятимлек, халыкча әйтсәк – үксезлек . Биш айдан әтисез калган Габдулланың бердәнбер якын кешесе булган әнисе дә дөнья куя. Ятимгә дөнья тарая, билгесез язмыш аны нинди дулкыннарда гына айкамый! Баланың Шәрифә карчыктагы хәле рәхимсезлек һәм җан өшеткеч газап белән тулы...Укучы.(“Исемдә калкалганнар” әсәреннән өзек укып күрсәтә) Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан, өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, Мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» — дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән... Биредә ике-өч яшьлек баланың үксезлек хәлен татуы әйтелә.Укытучы. Өчиле бабасындагы борчулар да шуңа ялганып китә.Моны шагыйрьнең үзеннән дә үткенрәк әйтеп булмас. Укучы. (Өзек укып күрсәтә) Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын. Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен. Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде»,— дип кенә караганнар.Укытучы. Бу хәлләрнең тагын да аянычлырагы – нәни Габдулланың казан базарында сатылуы. Ямщикның йөрәккә төшә торган тавышы әле дә колакка ишетелгәндәй була.Укучы. (өзек укый) Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган — һәр ничек мин бу семьяга сыймаганмын. Бер көнне бабай, уги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан. Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!»—дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.б)Сабый тормышында караңгылык һәм яктылык.Укытучы. Тормышта якты һәм караңгы күренешләр гел алмашынып торалар. Күрәсең, яшәү үзе капма-каршылык киеренкелеге белән дәвам итә. Кеше язмышы да бөтенәеп кенә бармый, анда каршылыклар, мәшәкатьләр тулып ята.Кемгә ничек, язмыш Габдуллага хикмәти хәлләр, ачы кыенлыклар, аз-аз гына сөенечләр хәзерли. Өчиле мәшәкатеннән котылганнан соң, әнкәсе янына Саснага баруы нәни Габдуллага бетмәс-төкәнмәс куаныч китерүен онытмый шагыйрь. Бер мизгеллек шатлык та ачлыктан арыган балага канатлар куя. Әмма бу яктылык озакка бармый, әнисенең үлеме аңа караңгылык пәрдәсе булып каплана. Бу турыдагы язма күңелләрне нечкәртә, фаҗиганең зурлыгы йөрәкләрне тетрәтә.Укучы. (Өзек укый) Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган. «Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир булмаса, сирәк дәкыйкаләр генә калканлыгыннан гынадыр дип уйлыйм. Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын.Укытучы. Киң сахрадан атка утырып Кырлайга бару Габдулла өчен бәхет кояшы булып тоела. Чөнки Өчиле газабыннан иркенгә чыгу – кинәт елмайган яктылык ул. “Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үзебезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә-ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!”- дип, яратып, сагынып яза Г.Тукай. Әмма бала шатлыгы озакка бармый, аңа крестьян тормышындагы көтелмәгән хәлләр үксез күңелне кимсетерлек яра әзерли.Сәгъди абзый гаиләсендә Садриның тууы Габдуллага карата тискәре караш тудыра. “ Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки, мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым. Җитмәсә тагы теге аксак кыз да: «Үз энем! җан энем!» —дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.” Күрәсең, тормыш низагларын хәтер онытмый. Шагыйрь булгач та, Тукай бала чакның яктысын һәм караңгысын язмыш сабаклары итеп укучыга җиткерә.б) Тукай- халык баласы.Укытучы. Габдулла кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның аз-маз шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып үсә. Ул – халык баласы. Иң авыр чакларда нәни Габдуллага туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала. Ачы язмыштан тартып алучы әти булганы – Мөхәммәтвәли, әнисе Газизә Тукай күңеленә бала куанычын бирә, бу тормыш аңа еракта калган рәхимле кешеләрнең изгелеге, яктылык ачылган кыйбла булып күренә. Күзләре яшәргән әтисенең: “Син әле теремени?” – дип кулларын җәеп килүен шагыйрь оныта алмый. “Әни мине ләгәнгә утыртып юындырды, яхшы кәләпүш, бер тире чалбар кидерде”, - дип язуында туган халкына рәхмәте дә, мәрхәмәтле йөрәгенә соклануы да бар. Габдулла кем белән генә очрашмасын, аңа кешенең ярдәме генә түгел, тирән мәхәббәте һәм хөрмәте дә сизелеп тора. 3. Компьютер һәм диопроектор ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлыннан истәлекләр тыңлау, карау. (мультимедийный CD-диск “Г.Тукай” буенча) Укучылар дәфтәрләренә хронологик таблица төзиләр.^ IV. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Дәреслектәге “Салдың безне ак юлга” исемле материалны укып-анализлау. а) сорауларга җавап бирү: - Әти-әнисез калган малайны өйдән-өйгә, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөртмәскә мөмкин булганмы? - Малай Кырлайда төпләнеп калган булса, шагыйрь булып җитлегер идеме икән? Шагыйрь булу өчен нинди шартлар булырга тиеш? - “Чын талантка һәм намуслы кешегә дөньяда яшәве читен” дигән фикер белән сез килешәсезме? Карашларыгызны дәлиллшгез. 2. Компьютерда тест эшләү.Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест №1.1. Г.Тукайның туган елы ? а) 1901 б) 1891 мв) 1886 г) 1885 ^ 2. Уральск шәһәренең элекеге исеме ? а) Җәйлек б) Җаек в) Җиләк г) Җантимер ^ 3. Г.Тукай кайсы авылда туган ? а) Кушлавыч б) Өчиле в) Сосна г) Кырлай 4. Г.Тукайның автобиографик повесте исеме? а) “Исемдә калганнар” б) “Хәтирәләре” в) “Исемдәгеләр” г) “Габдулла Тукай” ^ 5. Тукайның әти-әниенең исеме? а) Шәмсенур , Гайнулла б) Мәмдүдә, Гайнулла в) Мәдинә , Котбетдин г) Мәмдүдә, Мөхәммәтгариф ^ 6. Г.Тукайның туган көне? а) 26 нче апрель б) 25 нче май в) 16 нче апрель г) 8 нче март ^ 7. Кичүчат, Өчиле, Сосна авыллары Татарстаның кайсы районнарына керәләр ? а) Арча б) Балтач в) Җаек г) Казан ^ 8. Тукай ничә яшьтә ятим кала? а) 5 б) 4 в) 6 ай г) 3 9. Өчиледә Г.Тукай кемнең кунычына эләгә? а) Газизә апасына б) Сәгъди абзыйга в) Усал карчыкка г) Бабасының ишле гаиләенә ^ 10. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? а) Мөхәммәтвәли б) Сәгъди в) Габдулла г) Мотыгый ^ 11. Печән базары кайда урнашкан? а) Җаекта б) Казанда в) Арчада г) Сарытауда ^ 12. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? а) Мөхәммәдия б) Госмания в) Мотыгыя г) Хөсәения ^ 13. Тукайның иң беренче эшләгән эше? а) хәреф җыючы б) хәлфәлек в) мөхәррир г) сатучы ^ 14. Тукай кайсы газета-журналда эшләми, язмый? а) “Әлгасрелҗәдид” б) “Уклар” в) “Сөембикә” г)“Фикер” ^ 15. Бу журнал-газеталарның кайсысы сатирик? а) “Фикер” б) “Уклар” в) “Шура” г) “Әлгасрелҗәдит” ^ 16.Тукай Казанга кайчан килә? а) 1907 нче елның көзендә б) 1907 нче елның язында в) 1907 нче елның кышында г) 1906 нче елда ^ 17. Тукайның Казанга килүе кайсы шигырендә тасвирлана? а) “Китмибез” б) “Пар ат” в) “Милли моңнар” г) “Шүрәле” 18. “Шүрәле” поэмасыда кайсы авыл турында сүз бара? а) Сосна б) Кырлай в) Кушлавыч г) Өчиле ^ 19. Казанда Тукай “Әл-ислах” газетасында эшли. Ул газетаы кем җитәкли? а) Галиәскар Камал б) Гаяз Исхакый в) Камил Мотыйгуллин г) Фатих Әмирхан ^ 20. 1908 елны Г.Камал белән Тукай нинди журнал чыгара башлыйлар? а) “Яшен” б) “Ялт-Йолт” в) “Вакыт” г) “Мөхбир” ^ 21. “Ялт-Йолт”, ”Яшен” , “Уклар”-бу журналларны нәрсә берләштерә? а) алар барысы да сатирик б) бер үк елны чыга башлыйлар в) аларның мөхәррире Тукай була г) бернәрсә дә берләштерми 22. Дәвам итегез “Печән базары ...” а) яхуд иске Кисекбаш б) яки Кисекбаш в) яисә яңа Кисекбаш г) яхуд яңа Кисекбаш ^ 23. 1911-1912 ел. Тукай кайларга сәяхәт итә? а) Мәскәү,Петербург, Җаек б) Петербург,Әстерхан, Җаек в) Әстерхан, Петербург,Уфа г) Уфа, Мәскәү, Сарытау ^ 24. “Милли моңнар” шигыренә нинди көй көйләнә? а) “Әллүки” б) “Кара урман” в) “Зиләйлүк” г) “Сөй гомерне.” ^ 25. Тукай премиясе ничә елга бер бирелә? а) 2 б) 3 в) 1 г) 4 26. Г.Тукай турында биографик әсәр язган галим-язучы? а) Фатих Әмирхан б) Ибраһим Нуруллин в) М.Гайнетдин г) Җамал Вәлиди ^ 27. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? а) Габди б) Малай в) Апуш г)Апушик28. Тукай иҗатына багышланып иҗат ителгән “Кырлай” симфоник әсәрен кем яза? а) Салих Сәйдәшев б) Фәнис Яруллин в) Бакый Урманче г) Нәҗип Җиһанов ^ 29. Г.Тукай иҗатына багышланан скульптуралар ясаган атаклы сынчы ? а) И.Нуруллин б) Бакый Урманче в) Ф.Яруллин г) С.Сәйдәшев 30. “Тукай маршы”н кем яза ? а) Нәҗип Җиһанов б) З.Яруллин в) Р.Әхмәтов г) И.Нуруллин 31. “Тавыклары җырлый диләр...” Бу кайсы әсәрдән? а) “Кәҗә белән сарык” б) “Су анасы” в) “Шүрәле” г) “Милли моңнар” ^ 32. Тукайга багышланган ничә һәйкәл бар? а) 2 б) 3 в) 4 г) 1 33. Тукайга багышланган ничә музей бар? а) 2 б) 3 в) 4 г) 1 ^ 34. Тукай өч йолдыз дип кемне атый? а) Пушкин,Байрон, Лермонтов б) Пушкин, Лермонтов, үзе в) Пушкин, Байрон, үзе г) Гете, Лермонтов, Пушкин ^ 35. Усал карчык исеме? а) Бибинур б) Хәмидә в) Шәрифә г) Шәмсенур 36. Тукай нәрсә авыруыннан үлә? а) үпкә авыруыннан б) баш аыруыннан в) йөрәк авыруыннан г) инсульттан V. Йомгаклау. 1. Укучыларның белемнәрен бәяләү. 2. Өй эше бирү. Г.Тукайның истәлек һәм юлъязмаларын укырга. Истәлекләр белән танышкач, сез Г.Тукайны кеше буларак ничек итеп күз алдына китерәсез? ^ Тема: “Тукае булган халык бик бәхетле ул” (М.Кәрим)Максат: Г.Тукайның иҗаты белән таныштыру. Шигырьләрдә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсъәләләре торуы, дидактизм принципларын үстерүе, иҗтимагый рухның көчәюе. Милләт язмышы өчен җан атуы. Г.Тукай иҗатының кабатланмас бөеклегенә соклану, соклану, кызыксыну, мәхәббәт хисләре уяту.Җиһазлау һәм материал: Дәреслек, татар әдәбиятыннан хрестоматия, Г.Тукайның шигырь җыентыкларыннан күргәзмә, газета-журнал материаллары, Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев “Татар әдәбияты” Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина,М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева “Әдәби әсәргә анализ ясау”. Г.Тукай турында истәлекләр. Компьютер, Диапроектор, мультимедийный CD-диск “Г.Тукай”Дәрес барышы:^ I. Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү. 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, китап– дәфтәрләрен барлау. 3. Дәрес максатын хәбәр итү.II. Актуальләштерү. 1. Өй эшләрен тикшерү: а) сорауларга җавап бирү: - Истәлекләр белән танышкач, Сез Г.тукайны кеше буларак ничек итеп күз алдына китерәсез? б) тутырылган “Хәтер төеннәре” буенча Г.Тукайның томыш юлын сөйләү. 2. Тактага эленгән дәрес эпиграфын анализлау. И.Юзеев “Тукай” трагедиясеннән өзек: (“Туган тел” көе әкрен генә ишетелә) Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне, Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне, Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне, Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне, Көчле идек, син тагын да көчлерәк иттең безне, Хисле идек, син тагын да хислерәк иттең безне, Күтәрелдең бөеклеккә -- халыкка борып йөзең, Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең. Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне, Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне. Сәнгатебез күкләрендә -- кояшыбыз, аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!Укытучы. - Укучылар, игътибар итегез әле, нинди зур мәгънәле сүзләр?!. Безне бәхетле, аңлы, көчле, җырлы иткән Г.Тукай кем соң ул? Нинди әсәрләр иҗат иткән? Бүген шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Әйе, янар йолдыз булып калыккан кешеләр бар.Исемнәре безнең күңелләргә нур өсти, гомер буена юл күрсәтеп бара. Шундый кешеләрнең берсе ул Г.Тукай.^ III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. 1. Г.Тукайның татар шигъриятендә тоткан урыны.ТУКАЙ (кунакка килгән): “Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән...”(кәгазъгә нәрсәдер язып утыра)Укытучы.Тукай тормышын чорларга бүлгәндә, икегә бүлеп карау гадәткә кергән: боларның берсе – Уральск, икенчесе – Казан чоры. Әмма шагыйрь иҗатындагы күп кенә фактлар Кырлай чорын да аерып карарга, хәтта аны беренче чор итеп санарга мөмкинлек бирәләр. Чыннан да, Тукайның балалык елларын аеруча бизәгән hәм аның күңелендә беренче мәртәбә балаларча шатлык тойгыларын дөрләтеп җибәргән урын – Кырлай. Биредә Тукайда Сәгъди хуҗалыгындагы мәшәкатьләрне hәм шатлык-кайгыларны уртаклашу тойгысы уянган. Кырлайда Тукай укырга йөри башлый. Шулай итеп, аның күңелендә тагын бер күзәнәк – белем күзәнәге ачыла. Ниhаять, Кырлай мохите Тукай шигъриятендә күп кенә мотив hәм темалар өчен чыганак булып тора. “Шүрәле” әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп санала. “Пар ат” яки “Туган җиремә” кебек шигырьләрендә дә шагыйрьнең туган якларына hәм халкына кайнар мәхәббәте шул ук Кырлай истәлекләре белән сугарылган.^ Укучы. “Туган җиремә”шигырен яттан сөйли. Укытучы. 1895 елда Тукай Уральск шәhәрендәге “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Әлбәттә, шәhәр тормышы Тукайга зур йогынты ясый. ХХ гасыр башындагы яңалык җилләре татар мәдрәсәләрен дә читләтеп узмый. Габдулла Тукай үзгәрешләр тәэсиренә тиз бирелгән шәкертләрнең берсе булып китә. 1905 ел инкыйлабы Тукайда гына түгел, ә шул чорда әдәбият мәйданына килгән барлык әдипләрнең күңелләрендә дә азатлык өчен көрәш хисен уята. Тукай иҗатының башлангыч чорына караган күп кенә әсәрләр милли мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. “Хиссияте миллия” (1906) мәкаләсе hәм “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр” (1907) шигыре әнә шундыйларга карый. Шагыйрь шәкертләрне халыкка, милләткә хезмәт итәргә hәм гади кеше абруе өчен көрәшкә чакыра. Тукайның азатлык җырчысына әйләнүендә зур роль уйнаган шәхес – төрек инкыйлабчысы Габделвәли Әмрулла. Төрек солтанына каршы чыккан кеше буларак Габделвәли 1902 елларда Төркиядән Россиягә качып чыгып, Тукай укыган мәдрәсәдә яши.^ ТУКАЙ: “Менә шул кешегә миңа дөньяга карарга күземне ачкан өчен, гомерем барында рәхмәт укыйм.”Укучы. Шәкерт Тукайның әдәби теләкләре hәм хөр фикерләре уяна баруга йогынты ясаган факторларның тагын берсе – рус әдәбияты. Тукай төрек романнарын, Лермонтов hәм Пушкин әсәрләрен бик яратып укый. Аның хәтта Крылов мәсәлләрен чәчмә белән тәрҗемә итеп Камил Мотыйгыйга бастырырга тәкъдим иткәнлеге дә билгеле. 1905 елның тетрәндергеч вакыйгаларын Тукай “Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы” дип атый. Бу елны Тукай рус телендәге алдынгы карашлы “Уралец” газетына өйрәнчек наборщик булып керә. Монда инде ул икенче кешеләр, икенче фикерләр белән очраша. Бу газет басмаханәсендә Уральск социал-демократлары эш алып бара. Тукайның берникадәр вакыттан соң “Мөхарәбә вә Государственная дума” hәм “Царь-голод, яхуд Ачлык-падишаh” кебек инкыйлаби эчтәлекле зур гына брошюраларны тәрҗемә итүе дә, бәлки, шул басмаханәдәге шартлар белән бәйледер. Укытучы.Тукайның башлангыч иҗатында шәкерт хәрәкәте hәм милли мәгърифәтчелек идеяләре өстенлек итә дидек. Аларда ике мотивны аерып чыгарга була. Беренчесе – изелгән гади кеше язмышына теләктәшлекнең рус классик шигърияте рухында чагылышы. А.В.Кольцовтан алынган “Мужик, йокысы” – шагыйрьнең беренче тәрҗемә үрнәге генә түгел, ә халык темасына, халык образына кайдан hәм ничек якын килүенең дә беренче шигъри үрнәге: Ник йоклыйсың, мужик? Яз җитте, hәм үсте Чирәмнәр йортыңда; Тор, уян, күтәрел! Үз-үзеңә кара: Кем идең, кем булдың? Нәрсә бар милкеңдә? Әлеге әсәрдә мужикны ялкаулыкта гаепләү дә, эшчән, тырыш булырга өндәү дә, шунда ук хезмәт иясенең бәхете, язмышы өчен борчылу да, аңа актив теләктәшлек тә сизелә. Тукай шигъриятендәге башлангыч мотивларның икенчесе hәм өр-яңасы – хөррият, азатлык идеясе. “Хөррият хакында” шигырендә Тукайның инкыйлаб вакыйгаларыннан алынган тәүге тәэсирләре ачык күренә: Күп яшь егетләр үлде, Мәетләр дөнья тулды... Кызганмады малларын, Корбан кыйлды җаннарын, Җан биргәндә, шатланып, Көлә-көлә үлдия.Укытучы. - Өзектә сүз нәрсә турында бара? Нәрсәләр аңладыгыз? Укучы. Бу азатлыкка hәм азатлык юлында корбан булганнарга дан җырлау. Тулаем алганда, бу шигырьдә инкыйлабтан милләт hәм халыкка файда алып калырга тырышкан мәгърифәтче, демократ, интеллигентның бик каршылыклы идея-позициясен күрергә мөмкин.Укытучы. Инкыйлаб Тукайны ирекле матбугат, ирекле фикер дөньясына алып керә. 1905 елда Камил Мотыйгый “Уралец” басмаханәсен сатып ала hәм шунда “Фикер”, “Әлгасрелҗәдит”, “Уклар” кебек газет-журналлар чыгара башлый. Татарча беренче юмористик hәм сатирик журнал булган “Уклар”ны тулысынча хәзерләп hәм редакцияләп килүче кеше Тукай була. Шул журнал үрнәгендә ул ирекле матбугатның ничек булырга тиешлеген күрсәтергә тели. Тукайның башлангыч шигъриятендә шул чорның публицистик рухы шактый көчле булып чагылып калды. Мондый рухны, пафосны татар шигъриятенә заман таләбе белән килеп кергән бер яңалык күренеше дип карарга кирәк. Милли шигърияткә Тукай инкыйлаб чорының күп төрле иҗтимагый-сәяси төшенчәләрен кертте. Мондый тенденция нәкъ менә публицистик шигърияткә хас. Моннан кала Тукайда сатирик шигърият белән сатирик публицистика уртаклыгы барлыкка килә.^ Укучы . “Сорыкортларга” шигырен яттан сөйли. Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар; Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!.. Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен; Авызлары ачык бик киң, ниең бар; “Дай сюда, дай-дай!..” Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак; Тотып ярсак боларны без, заман үткәрми, картаймай. (“Сорыкортларга”, 1906)Укытучы.- Бу шигыре белән нәрсә әйтергә уйлаган?Укучы.Бу шигъри памфлетта Тукай дин битлеге астында халыкны алдап, талап яшәгән ишанлыкка каршы чыга. Тукай татар шигъриятендә hәм публицистикасында инкыйлаб, тарихи тәрәккыят дошманнарына каршы көрәш идеясе белән чыга. Шул рәвешчә сатирик стильне тудыруга беренче булып зур өлеш кертә. Укытучы.Инкыйлабка Тукайның карашы гаять каршылыклы. Бер яктан ул патша манифестлары hәм Дәүләт думасына ышанса, икенче яктан ул алардан көлә. Мәсәлән, Думаның халыкны коллыктан коткара алмавын hәм крестьянлыкка җир бирмәвен күреп, шагыйрь мәсхәрәле итеп көлеп “Государственная думага” шигырен яза.“Государственная думага” шигырен дәреслектән укып, анализлау.Укытучы.1907 елда Тукай тормышында hәм әдәби эшчәнлегендә әhәмиятле үзгәрешләр була. Бу вакытта инде реакция чоры башланып китә. Аның “Китмибез!” дигән мәшhүр шигыре дә бу елны языла. Әлеге әсәр гражданлык батырлыгы белән сәяси реакциягә, иҗтимагый изүгә каршы чыгуның кыю үрнәге булды. “Иң бөек максад безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!” диде ул hәм hәртөрле провокация, яла-ялганнар оештырып, халыкларны тагын да катырак буарга тырышкан кара көчләрнең явыз ниятләрен фаш итте. Аның бу чыгышы – ирек hәм демократия дошманнарына халык исеменнән әйтелгән нәфрәт тә, гаепләү дә. Шул ук вакытта язылган “Шүрәле” әкият-балладасы, “Туган җиремә” hәм “Пар ат” кебек шигырьләр туган илгә мәхәббәтнең лирик-психологик җирлеген ачкан гүзәл үрнәкләр булып тора. Әгәр дә Тукайның бу шигырьләренә кадәрге шигъриятен тулаем алып карасак, анда әле шагыйрь шәхесе белән бәйле конкрет лирик герой юк диярлек. Анда – иң беренче нәүбәттә, туган ил hәм халык азатлыгы өчен көрәштән аерылмыйча иҗат итү идеалы, сәнгатьчә бөтенлек, камиллек. Ә инде моннан соңгы әсәрләрдә шагыйрь шәхесе белән эчке, психологик тыгыз мөнәсәбәттә булган лирик герой образы да бар. Бу геройның ашкынулары үткәнне, бүгенгене hәм киләчәкне бергә хис итү булып, тарихи чынлыктан үсеп чыга. “^ Шүрәле” әсәреннән өзек күрсәтелә.Укытучы.Реакция көчәйгән саен, Тукай иҗатында да явызлыкка каршылык күрсәтү, баш имәү, чигенмәү идеалы психологик hәм драматик киеренкелек белән гәүдәләнде. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрендә иң элек гади кеше язмышы hәм шагыйрь позициясе белән бәйләнешле фикерләр алга чыга. Тукай үзе hәм замандашы каршында кеше азатлыгын буучы түбән чынбарлыкның коточкыч образы басып торуын сурәтли: Читен тормыш! – капиталга чукынмасаң, Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң; Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң, Истибдадның намусына тукынмасаң! (“Дөньяда торыйммы?” – дип киңәшләшкән дустыма”, 1907) Менә шундый катлаулы халәттә шагыйрь 1907 елның көзендә туган якларына кайта hәм Казанга килеп урнаша. Монда аны төрле милли газетларга эшкә чакыралар. Тукай “Әл-Ислах” газетын сайлый. Ләкин бу газеттагы шартлар hәм мөмкинлекләр шагыйрьне канәгатьләндерми булса кирәк. Тукай үзе сөйгән идеягә хезмәт иткән матбугат органын булдыру турында уйлый. Һәм 1908 елның августында Галиәсгар Камал белән берлектә Тукай “Яшен” исемендә көлкеле журнал чыгара башлый. “Көн караңгы. Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары каплаган. Шул вакытта Казанда дәhшәтле “Яшен” күз камаштыра торган якты нурлары илә ялтырый” дип яза Тукай журналның тәүге санында чыккан мәкаләсендә. Беренче мәртәбә дияргә мөмкин, татар әдәбиятына, бигрәк тә шигърият белән публицистикага, Тукай романтик әдәбиятта киң таралган яшен образын кертте. Бу поэтик метафорада инкыйлаби заряд hәм иҗтимагый шартлау символикасы бар иде. 1909 елның июнендә цензура “Яшен”не яба. Ләкин Тукай бирешми: 1910 елның мартында ул “Ялт-йолт” исемле көлке журналын чыгара башлый. “Ялт-йолт” hичшиксез “Яшен”нең дәвамчысы була. Реакциянең авыр елларында Тукай тормышы – сәяси hәм рухи караңгылыкка каршы көрәшнең татар әдәбиятында иң көчле ишетелгәне. 1908 ел азагында Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы дөньяга чыга. Бу поэмада әдәби пародия белән иҗтимагый сатира чын мәгънәсендә реалистик бердәмлек hәм яңгыраш ала. Әдәби пародия буларак, бу поэма борынгы, иске “Кисекбаш”ның бөтен дини-фантастик эчтәлеген, аның чынбарлыктан ерак, уйдырма образларын тар-мар итә, яңа заманда реакцион көчләргә хезмәт күрсәтерлек әдәби-идеологик мөмкинлекләрен фаш итә, димәк, дини-кадими карашларның бушлыгыннан, мәгънәсезлегеннән көлә. Татар җәмгыятенә бәреп кергән яңалык дулкыннарын, тәрәккыят hәм азатлык идеяләрен басарга теләгән, әмма бу идеяләр каршында үзенең көчсезлегеннән гаҗиз булган милли кадимчеләрнең hәм мещаннарның хурлыклы көлкесе, комизмы “Яңа Кисекбаш”ның оптимистик пафосын тагы да көчәйтә. Россия өстенә ябырылган иҗтимагый-сәяси явызлыкның татар җәмгыятендәге конкрет бер гәүдәләнешен фаш иткән әсәр буларак, “Яңа Кисекбаш” поэмасы Тукай реализмына хас критицизмның сәнгатьчә колачы киңәя баруын күрсәтте. Ягъни шушы реакция елларында татар әдәбиятының тәнкыйди-реалистик юнәлеше үсә барды.“^ Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасынан өзек компьтердан карала. (Диапроектор, мультимедийный CD-диск “Г.Тукай”ярдәмендә) (Кисекбаш беләе Караәхмәт күренеше)Укытучы.Реакция чорында Тукай иҗаты тирән үзгәрешләр кичерә. Аның лирик шигърияте эчке киеренкелек ала. Лирик героеның рухи йөзе hәм сәнгатьчә матурлыгы формалаша. Бу геройның иң характерлы бер билгесе итеп шагыйрь образы, шагыйрьлек миссиясе белән бәйле теманы алырга мөмкин. Элегрәк Тукай шагыйрьлекне югарыдан илаhи зат тарафыннан иңдерелгән бер hәдия буларак кабул итсә, хәзер инде ул аңа халык иреге өчен көрәш ысулына кебек карый. Шагыйрьнең тормыш hәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция караңгылыгына каршы куелды. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; “Без китәбез, сез каласыз!” – дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә... (“Шагыйрь”, 1908) 1909 елда Тукай “Пәйгамбәр” шигырен иҗат итә. Пәйгамбәр образын ул Лермонтов иҗатыннан ала. Гуманизм байрагын югары күтәреп, хаклык өчен көрәшкә чыккан пәйгамбәр-шагыйрь образы, билгеле булганча, бөтен романтизм шигъриятенең үзәгеннән үтеп, реалистик шигърияттә дә зур гына урын алган иде. Тукайның реакция елларындагы лирикасында, тормышны hәм кешене ярату белән рухланып, яхшылык, хаклык өчен явызлыкка каршы көрәшкә чыккан гражданин-шагыйрь образы идеал ителә. Бу образ белән бергә халык образы да алга чыга. Бу ике образ арасындагы якын бәйләнешнең, уртаклыкның сәнгатьчә гәүдәләнешендә тормышчанлык тәмам өстенлек ала. “Көзге җилләр” (1911) шигыре шагыйрьнең халык кичергән тормыш фаҗигасен сәнгать югарылыгына күтәреп сурәтләвен hәм аның иҗтимагый-психологик тирәнлеген искиткеч шигъри осталык белән күрсәтүен исбатлый. Әйтергә мөмкин ки, бу шигырь – бөтен демократик татар шигъриятенең халык язмышын, аның социаль трагедиясен лирик жанрда тасвирлаган иң югары үрнәкләреннән берсе. Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый, – дигән беренче тезмәләр үк ил, халык кичергән трагедиянең дәhшәтен искәртәләр. Шәхес буларак, шагыйрь бу чорда күпме генә авырлыклар кичермәсен, аның алдында халык белән бергә авыр язмышка дучар ителгән замандашы басып торды. Шагыйрь аңа мөрәҗәгать итте, үз хәсрәт-кайгысын аның белән уртаклашырга теләде. 1909-10 елларда Тукай бигрәк тә хәсрәт hәм өметсезлеккә бирелә. Ул халкының аяныч язмышын уртаклаша. Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге, Күңелсез hәр ягым – нурсыз, караңгы! (“Үкенеч”, 1910)Укучы. Татар әдәбиятында шигъри шәхеснең уянуы, лирик геройның формалашуы зур авырлык hәм каршылыклар белән барды. Аның лирикасында үз эчке тормышын яңача корырга, үзенең табигатен, характерын башкача тәрбияләргә hәм ирекле шәхес идеалының матурлыгын, югарылыгын чынбарлыкта күрергә сусаган, табарга ашкынган яшь кешенең рухи тарихы ярылып ята. Бу тарих – үткәнне туктаусыз искә төшерү генә түгел, ә хәзерге hәм киләчәк заман таләпләренә чын күңелдән җавап бирергә теләү, шул җавапны янып-көеп эзләү юлындагы шатлык hәм газаплар белән яшәү дә, иҗат итү дә әле. Тукай иҗаты хакыйкатьне армый-талмый эзләү белән, үз заманы hәм халык алдында шәхси җаваплылыкның тарихи мәгън


Не сдавайте скачаную работу преподавателю!
Данный реферат Вы можете использовать для подготовки курсовых проектов.

Поделись с друзьями, за репост + 100 мильонов к студенческой карме :

Пишем реферат самостоятельно:
! Как писать рефераты
Практические рекомендации по написанию студенческих рефератов.
! План реферата Краткий список разделов, отражающий структура и порядок работы над будующим рефератом.
! Введение реферата Вводная часть работы, в которой отражается цель и обозначается список задач.
! Заключение реферата В заключении подводятся итоги, описывается была ли достигнута поставленная цель, каковы результаты.
! Оформление рефератов Методические рекомендации по грамотному оформлению работы по ГОСТ.

Читайте также:
Виды рефератов Какими бывают рефераты по своему назначению и структуре.