Реферат по предмету "Разное"


А. К. Фазулина тарих укытучысы

Балык бистәсе муниципаль районы Күки урта гомуми белем бирү мәктәбеКүки авылы тарихы:документларда һәм истәлекләрдә чагылышыА. К.Фазулинатарих укытучысыКүки-2008ЭчтәлекАвыл тарихы Фазулина А. К Атамалар ни сөйлиХалык һөнәрләреX X гасырда авыл тарихы Вәлиуллина А.РАтка атланып йөрүче Мәгъмүрә Вәлиуллина А.РБөек якташларыбыз Вәлиуллина А.РӘбием Фатыйма Һәм бабам Мосавир истәлекләре Галимова Ч.РӘбием истәлекләрендә авыл тормышы чагылышы Шакирҗанова МММинем дәү әнием Галиева З.В.КЕРЕШ Күки урта мәктәбендә соңгы ун ел эчендә өлкән класс укучылары тарафыннан авыл тарихы өйрәнелде. Укучылар авылда һәм читтә яшәүче бик күп өлкән кешеләр белән очраштылар, үзләренең әбиләре-бабайлары сөйләгән истәлекләрне язып алдылар. Эзләнү чорында авыл тарихында эз калдырган күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланды, бик кызыклы язма һәм матди чыганаклар табылды. Алар мәктәп музеенда урын алдылар. Авыл тарихын өйрәнүдә шулай ук музейда элегрәк тупланган материаллар да файдаланылды. Укучыларның күбесе үзләренең нәсел тарихларын өйрәнделәр,шәҗәрәләрен төзеделәр. Галимова Чулпан, Баһавиева Илзирә,Нәбиева Алинә,Габдрахманова Рәмзия, Якупов Альберт,Нәбиуллина Алия, Сәхабетдинова Гөлзидә, Хаҗиева Румия һ.б.ларның эшләре аеруча мәгълүматлы иде. Араларыннан Сәләхиев Рамил(т.е.1987), Нәбиуллин Рамилләр(т.е.1988) үзләреннән истәлекләр калдырып, бу дөньядан вакытсыз китеп бардылар. Авылыбызның өлкән кешеләре белән очрашып сөйләшүләр үткәннәрне күзалларга ярдәм итте. Сәләхиев Мосавир абый авылның элгәрге чорларына кагылышлы мәгълүматлары белән дә ярдәм итте, ә бертуган Җәмилә Һәм Әкълимә (Мосавир абыйның иптәше) апалар,Сәлләм әби,Гамбәр апа,Вильданов Сөләйман абый,Нәбиев Гыйльметдин абый һәм башкалар белән сөйләшүләр авыл халкының ХХ гасырдагы тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итте. Архивларда сакланган чыганакларның беркадәрен өйрәнү нәтиҗәсендә авылның кайчанрак барлыкка килүе, нәрсә белән шөгыльләнүе, ничек үсүе турында ачыклап булды. Ләкин әле эш бетте дип әйтеп булмый, чөнки өйрәнәсе архив материаллары бар. Якын киләчәктә аларны өйрәнеп һәм ХХгасыр тарихын тулырак яктыртып яңа басма әзерләү төп бурыч булып кала. Авыл тарихын өйрәнүдә катнашкан һәм төрлечә ярдәм иткән укучыларыбызга зур рәхмәтемне җиткерәм. А.К. ФазулинаКүки авылы тарихы Авылыбызның үткән заманнары турында халык телендә берничә риваять йөри. Шуларның берсе авылның исеменә бәйле. Имеш, Суша елгасы буендагы матур бер аланга бабайлар килеп чыккан. Бу урында авыл корырга исәпләгәннәр. Нинди исем кушарга дип торганда күке кычкырып җибәрә. Имеш, шуннан Күки дип атала башлаган. Соңгы елларда авыл тарихын өйрәнү максатыннан өлкән кешеләр белән очрашып,башка төрле истәлеккә тап булдык. Аны безгә Сәләхиева Әкълимә апа язып бирде. Әкълимә апаның иптәше Мосавир абый белән дә берничә тапкыр очрашырга туры килде. Ул авыл тарихы турында бик күп мәгълүматлар туплаган. Әңгәмә вакытында Мосавир абыйдан материалларны нәрсәгә таянып язуы турында сорыйм. “Бала вакытта әтиләр җәйге кичләрдә чирәм өстендә кич утыралар иде. Шунда авылның үткәне турында да сүз була иде. Менә шунда колакка кереп калган,” – ди ул. Мосавир абый бер калын дәфтәрне язып тутырган инде. Авылның карта-схемасын да кулдан ясап, һәр йортта кемнәр яшәве турында язган. Дәфтәргә язылган мәгълүматларга башта икеләнебрәк тә караган идем, ләкин аларның архив материалларына туры килүен күреп, гаҗәпкә калдым. Алар-авылның исеме, авылга күчеп килүчеләр турындагы язмалар. Әкълимә апаның истәлеге түбәндәгечә:”Безнең бу урыннарда гел урманлык була,кыргый җәнлекләр күп була.Бүкәш Чаллысыннан монда ауга йөриләр. Ауга йөргәндә бер аланлыкка килеп чыгалар, ул Уразай чишмәсе каршында була. Монда өч бабай килеп урнашырга ниятли. Боларның берсе Күке, берсе Уразай, берсе Шүшмәк исемле булалар.Күки авылының исеме шул бабай исеме белән Күке (Күки) булып киткән, башта Шүшмәк исемен йөрткән елга хәзер Чошы (Суша) дип йөртелә, Уразай чишмәсенең исеме үзгәрешсез калган”. И.А.Износков үзенең “Список населённых мест Казанской губернии с их кратким описанием”дигән китабында Күки авылы турында да мәгълүматлар бирә:”Кутьева по тат.Куки.Деревня,при рч.Сулы,на торг.Ногайской дороге .От города 70 вер.,вол прав. 7 вер.Название деревни по имени первого поселенца. Основана деревня около 200 лет тому назад.При деревне Кукеевой была земля, в количестве 80 дес.,принадлежавшая жителям деревни Тямтей, Мамадышеского уезда ,и села Янцеварь.В 70-х годах она куплена крестьянами дер. Ошнячка (Кычкалак) Захаром и Игнатьем Долониными. Дворов в деревне 120 .Жителей 472 м 468 ж. Татары магометане.Земельный их надел 1406,3дес.Из числа жителей не живут в деревне 3 м. 2ж., уходят на продолжительные заработки 12 м. В деревне находятся крестьян других обществ 6м 4ж из них 2м занимаются ремеслами. Промыслы жителей; портняжный 3м.В 2 семьях,жжением угля, 7 м изготовлением телег ,осей и оглоблей.” Шулай итеп, ике язмада да авыл исеме кеше исеменә бәйләп күрсәтелә. Ләкин Износковның авыл 200 еллар элек (XVII г. ахыры) барлыкка килгән дигәненә ышанасы килми. Бердән, Нурулла Гарифның “Борынгы Чаллы төбәге: документлар телендә сөйләшәбез” (Казан,2004) дигән китабында Мәскәү дәүләт архивыннан алынган мәгълүматлар бар. Анда “Күки авылы мәчете Казан ханлыгы чорында төзелгән” (РГАДА.Ф.248.Оп14,Д 803 лл52-98об.) диелгән. Икенчедән, авыл халкы телендә XVI гасырга караган риваятьләр дә бар. Безнең авылның төньяктагы һәм көнчыгыштагы күршеләре-керәшен авыллары. Ә без ничек чукындырылмыйча калган соң дигән сорауга халык телендә мондый җавап йөри: чукындыру чорында,имеш, Күки кешеләре юл кырыена тәре чыгарып куйганнар, (янәсе, без чукынган инде), шуңа күрә мөселман булып калганнар. Ләкин Мосавир абый бу фикер белән килешеп бетми. Безнең авылдан урман аша Иванайга (Туплат, Тукбулат) бара торган юл бар. (Шуннан К. Бөкәшкә дә йөргәннәр.) Шул юлдан Иван Грозный узган дигән сүзләр безнең көннәргә кадәр дә килеп җиткән. Авылыбызның көнчыгышында археологик истәлекле урын бар. Анда узган гасырның 70 нче елларында археолог Равил Фәхретдинов булып китә. Аның археологик истәлекләр турындагы китабында болай диелә: сөрү аркасында культура катламы сакланмаган. Берничә чүлмәк ватыгы табылды, алар Болгар чорына карый. Бүген ул урында халык Иске зират дип атап йөрткән зират урыны гына калган, ул киртә белән тотып алынган, анда инде бер генә агач үсә, каберләре беленми дә. Халык телендә ул авыл Алдырбиш дип искә алына, шул тирәдәге болын (Суша суы белән Сөяп елгасы кушылган урын) бүген дә Алдырбиш дип атала. Ә Мосавир абыйда түбәндәгечә әйтелә: “Алдырбиш калкулыгында 14 йортлы гына авыл булган, ул Югары Ямаш исемен йөрткән. Аларның җире Печмәндә (шуннан көньяк-көнчыгыштагы җирләр халык телендә шулай атала) була. Алар күчеп китәләр, җирләре Ямаш авылына кала. Халык телендә ул авыл кешеләре Ямашлар белән тынышып яши алмаганнар, шуңа күрә күченгәннәр дигән сүз дә бар. Ләкин минем әлеге авыл турында язма чыганакларда материаллар очратканым булмады, алар турында Күкинең хәзерге урынына күчкәннәр дип тә әйтеп булмый. Әлбәттә, безнең авыл Ямаш, Балтачлардан соңрак барлыкка килгәндер. “Монда авыл барын белмәгәннәр, су белән йомычкалар агып төшә башлагач кына белгәннәр” дип яза Мосавир абый. Белмим, монда күчеп килүчеләрне табигатьнең кайбер уңайлыклары үзенә тартканмы,әллә инде урман уртасындагы бу аулак җирдә сыеныр урын тапканнармы?. Авылның тарихын өйрәнгәндә якташыбыз Нурулла Гариф бастырып чыгарган китаплар да ярдәм итте. Анда Күки авылына 1710 – 1716 нчы еллар арасында күчеп килүчеләр турында телгә алына : Күки авылына 1715,1716 нчы елларда ...(842 бит) (фонд 350. 1тасв.160 эш.1719 ел) 68б. Суша елгасы буендагы Күкидә (казаклар) 5 йорт(татары) (фонд 350. 2тасв.1084эш. 1719 ел) Монда Казан өязе Җөри даругасындагы ясаклы авыллар турындагы мәгълүматлар китерелә .Анда Суша елгасы буендагы Күки авылында ясаклы татарлар яши, диелә. 1991 нче елда укытучыбыз Рафикъ Галимов Мәскәүгә ЦГАДА га запрос ясый. Аннан җибәрелгән мәгълүматлар XVIIг ахырына һәм XVIIIг ахырына карый. Менә алар: Наиболее ранние сведения о д. Кукеево относятся к концу XVIIв. Они находятся в «Ввозной грамоте, данной служилому новокрещену д. Нырсывар Зюрейской дороги Казанского у. Никите Игнатьеву сыну Дебышалееву на поместную землю близ д. Кукеево» от 20 сентября 1693 г., где говорится :«… По указу великих государей царей и великих князей Иоанна Алексеевича , Петра Алексеевича всея Великие и Малые и Белые России самодержцев боярин и воевода Пётр Авраамович Лопухин с товарищи дали ввозную грамоту служилому новокрещену Зюрейской дороги деревни Нырсывар Миките Игнатьеву сыну Дебышеву на поместную порозжую пустую землю на дикую поляну,что за деревнею Кукеево».(Копия Ф.1312,оп.2,д.243,л.4). К сожалению , переписей некрещеных ясашных (плативших государству определённый натуральный налог – ясак) крестьян Зюрейской дороги Казанского у. за XVIIв. не сохранилось . Описание д. Кукеево за конец XVIIIв. сохранилось в « Эко-номических примечаниях» к планам Генерального межевания Лаишевского у. Казанской губ.:» Деревня Кукеево , ясашных некрещеных татар , число дворов 27 , душ мужеска 101, женска 102. – На косогоре по течению речки Суши с левой , … Лес строевой ,дубовый, осиновый и вязовый, толщиною в отрубе от семи и до девяти вершков , вышиною от осми и до десяти сажен, которой к корабельному строению годной … Ясашные из татар промыслов не имеют , упражняются в хлебопашестве и скотоводстве, зажитком средственны . Женщины упражняются в рукоделии.» (ф. 1355, оп. 1, д. 419, лл.171-172). Әлеге материаллар безнең өчен әһәмиятле чыганак булып тора һәм авыл тарихын өйрәнүдә ачыклыклар кертергә ярдәм итә. “Безнең авылның иске зираты Күки елгасының уң ягында бер борын бар бит , шунда булган . Иң беренче Күке бабай шунда күмелгән. Елганың исеме дә шуннан алынган”-дип яза Мосавир абый. Бүген бездә беркем дә анда зират булганын белми , шулай да халык ул урынга ничектер игътибарлы , анда корылык елларында авыл халкының җыелып аш пешереп , догалар укыганы бар, бала – чагага да анда тышка чыгарга ярамый,дип өйрәтәләр. “Безнең Күки җирендә керәшеннәр дә яшәгән , ул Чәкәнәй тирәсендәге каршы яктагы болын һәм кыр. Андагы урманнарны хөкүмәт кистереп , чистарттырып керәшеннәргә биргән. Алар Нырсуар авылыннан килгән булганнар. 11 йорт. Революциядән соң җирләрен сатып яңадан Нырсуарга күчеп киткәннәр.”-дип дәвам итә Мосавир абый. Без тарихи чыганакларда чукынмаган татарларның җирләрен кисеп керәшеннәргә бирү политикасы булганлыгын беләбез , күрә-сең , бу шуның сәбәпледер. “Безгә килеп урнашучылар:1.Мишәр нәселе. Күркәнекеләр(Кашап абыйлар). Гилаҗиныкылар(Бәдриев Равиллар), Шакирҗанныкылар (Касыйм), Ибрайныкылар(Мөстәкыйм), Әхмәтшаныкылар(Мирҗи,Рафыйк). 2.Чирмеш нәселе. Әтәләмнекеләр. 3Рәхимҗанныкылар(Вәгыйзьләр,Зөлфәт).Шакирҗанныкылар(Минехаят апа),Сабирҗанныкылар.4.Керәшен нәселе,Хәйбулланыкылар(Әкьлимә,Нурия апалар).5.Нижгар мишәре Галиулла(Рашат , Ринат).6.Сабадан мулла китертәләр, исеме Сабир , аңа ияреп казыйныкылар(Җаббаров Мирзаның бабасы, Вилданныкылар , Чуен Гыйльми(бүгенге мәчетнең уң ягы),Чөринекеләр килә .7.Галинекеләр мулла булып Күгәрченнән килгән (Г. Госманнар ).8. Шәкүрнекеләр мөәзин булып Юлгадан килгәннәр (Мәрдәнов Рафаэль).Кече Нырсыдан аксак Барый мулла килә . Кече Нырсының бер бае мәчет салдырып , шуңа Барый мулланы куя . Хәзер ул урында Баһавиев Камиллар , Хисамиев Габдрахманнар тора . Ул мәчет 1936 елларда янып бетә.” Шулай итеп, Мосавир абыйның күчеп килүчеләр турындагы язмалары архив материаллары белән күпмедер туры килә. Карталарны күзәтеп , аңларга була : элегрәк авылның йортлары тау астында һәм шуңа якын урамда урнашкан булган., Чәкәнәй белән арт урам әле XIX гасырда да булмаган. Карталар шулай ук урманнарны кырып кырларның кайсы вакытта ничек артуын күзәтергә дә ярдәм итә. 1850 нче, 1883 елгы карталарда каршы яктагы урман Суша суына хәтле җәелгән , ә 1889 , 1911 елгы карталарда бүгенге хәленә якын . “ Бездә гел урманлык булган , агачларын төпләп кенә кырларны киңәйткәннәр “ дигән сүзләрне бүген дә өлкәннәрдән ишетәбез. XIX г. ахырында җирләр 1406,3 дисәтинә булса , бүген 2 мең гектарга якын. Архив язмаларыннан күренгәнчә , Күки авылы төрле чорда төрле волостьларга кергән : 1837 нче елда Ямаш олысы составында телгә алына. 1858 нче елда Күгәрчен волостена кергән . Анда тагын түбәндәге авыллар булган (Казан Дәүләт архивы “1858 год. Ревизские сказки”) : Трой-Урай , Горицы, Кучук ЧелныТяб .Челны Кутлу Букаш ,Мам. Коз. Челны , Мордовы Челны , Околодок Янасалы , Сатлыган , Челны баш , Иванаево , Бирдебяково , Уриево Челны , Алан-Полян , Коз. Челны , Кукеево , Ямашево , Юлсубино , Кугарчено , Верх. Тимерлек , Ниж. Тимерлек , Клянчеево , Осиновка. 1895 елда безнең авыл Урахча волостена керә. Татарстан Республикасы Милли архивында 1858 нче елда халык санын алуга бәйле “Ревизская сказка” (фонд 3, тасв. 2, 333 эш кенәгәсе , 1858 ел, 10 нчы ревизия, 590- 633 битләр) белән таныштым. Бик озын исемлектән әлегә 4 гаилә исемлеген генә күчереп алдым. Шуларның беренче өчесенең кемнәргә барып тоташуын белә алдык. Менә алар: Ф. И. Лет Бикчантай Бурнашев сыновья: Ахметзада ? Ахметсафа Хайрулла 51 23 11 6 Сайфулла Сайфутдин Хуснутдин Мухутдин Халибулла 48191685 Рахматулла Хуснижамал Бибижамал Асхабжамал 2216 Тактамыш Нигматуллин Ахмет Фахрутдин 1871 нче ел 14 июль числосы белән даталанган Күки авылындагы агач мәчетнең сызымы (Фонд 2, тасв. 14, 453 нче эш) кыйммәтле чыганаклардан санала . 30нчы елларда манарасын кискәннән соң бу мәчет 1975 нче елга хәтле авыл халкына клуб булып хезмәт итте. Безнең авылда 2 мәхәллә мәчете булуы турында да билгеле. Түбәндәге таблица буенча авыл халкы санының ничек артуын күрергә , күрше авыллар белән чагыштырырга мөмкин. Еллар Халык саны 1724 48 1747 78 1762 70 1780 70 1859 691 1895 120 двор, 472 муж, 468жен. 1897 1203 2004 708 XIX гасыр ахырына халык санының нык артуын анда күчеп килүчеләрнең күп булуына бәйләп карарга кирәк. XIX гасырда хуҗалык саны аз булса да , халык саны күп булган, ә 2004 нче елда хуҗалык саны күп булса да , халык саны әлләни күп түгел. Чөнки хәзер авылда 1, 2, 3 кешедән торган гаиләләр күбрәк. Авыллар Еллар 1859 2004 Хуҗ-к Кеше саны Хуҗ-к Кеше саны Күки 90 691 273 708 Ямаш 100 610 168 586 Балтач 116 736 192 565 Күгәрчен 216 1295 421 1200 Авылыбызның XX гасыр башларына кадәрге тарихына кагылышлы мәгълүматлар менә шундый, әмма әлегә кадәр өйрәнел- мәгән материалларны һичшиксез тупларга кирәк булырАтамалар ни сөйли?Безнең авыл тирәсендә Чошы , Олы алан, Сөяп елгаларына кушылып формалашкан ерганаклар бик күп . Аларның барысына да халык исем биргән . Күбесе кеше исеменә бәйле . Әйтик , авылдан иң ерактагы әрчүкнең берсе Хәмит әрчүге дип йөртелә. Кырның ул өлешен Хәмит исемле кеше урман төпләп үзенә сөрү җире әзерләгән дигән сүз. Ә башка әрчүкләрнең исемнәре инде халык хәтереннән төшеп тә калган. Кайсыбер елгаларга шул урынның табигатенә карап та исем бирелгән. Мәсәлән: Куш елга , Чыршылы елга. Сөяп елгасының аталышы сөяк сүзеннән килеп чыккан. Анда кыргый җәнлекләр электән дә бик күп була, халык ауга йөри, җәнлек сөякләре әлеге елгада еш очрый, менә шуңа күрә ул халык телендә Сөяк елгасы булып киткән. Иске зираттан ерак түгел (авыл урыны) агып яткан чишмәне халык Изгеләр чишмәсе дип йөртә. “Ул бит кыр уртасында , тигез җирдән килеп чыккан, менә шуңа күрә Изгеләр чишмәсе дип аталган ,” -ди Мосавир абый да. Авылның көнчыгыш ягында Асыл сукмагын барлык кеше дә белә, ул сукмактан урманга , болынга бүген дә йөриләр.XIX гасырда булса кирәк, Асылбикә яшь хатын булгандыр , Рамазан ае җәйгә , урак өстенә туры килә. Урактан кайтышлый Асылбикә бик сусаган була, чишмә янында ял итәргә туктый , шунда ятып торган җиреннән үлеп китә. Ә кайбер кешеләр чишмәдән су эчә, шуңа үлә , дип тә сөйлиләр . Янында бәби арбасында имчәк баласы да булган, диләр. Асыл сукмагы менә шундый вакыйгага бәйле. Ә менә Минехан апый елгасы дигән исем әле XXгасырның икенче яртысында гына пәйдә була. Бик үк сау-сәламәт булмаса да, Минехан апый йорт эшләрендә булыша иде, гел ат та җикте үзе. Ә элегрәк халык малга печәнне җәй ашатырга ухалла арбасына төяп ташый иде. Минехан апый әлеге елгага печән төягән арбасы белән үзе дә төшеп киткән булган. Елганың атамасы менә шуннан барлыкка килгән,дип сөйләде туганнары. Бертуган Аерткол , Боерткол исемле кешеләрнең җирләренә бәйле рәвештә шул тирәдәге елгалар исем алган.Дегет базы дигән җирдә каен тузларыннан дегет кайнатканнар . Бездә элек чүнникләр күп булган: Кыргыз чүнниге (Кыргызстан якларына китеп яшәп кайтканга күрә Закир бабайның кушаматы), Ахун чүнниге Ахун елгасы башланган урында( үзенең шәхси чүнниге булган) , Макар елгасында шулай ук чүнник булган , анда Бөек Ватан сугышы елларында Анатыштан килеп Макар исемле кеше эшләгән. Авыл халкы телендә бүген дә Карабаян юлы дип аталган юл бар . Ул XIX гасыр карталарында да күренә. Ә менә XXгасырда безнең авыл халкы тормышында Нырсы юлы төп юл булгандыр. Нырсы аша халык Теләчегә , Арчага , аннан Казанга йөргән. Сатарга әйбер алып барганнар . Күмер салган урыннар тау астында да күп . Нырсы юлы өстендә Барак диләнкесе дигән аланлык бар. Анда хәзер күмер салганнан калган патыя өемнәре ( өстен үлән каплаган ) һәм ишелгән кое урыны гына тора. Күмер салу белән шөгыльләнүчеләр шунда баракта торганнар . Халык шул юлдан бик еш йөргән , баракта эшләүчеләр янына тукталып , ял итеп, чәй эчеп китә торган булганнар. Халык телендә бүген дә Лашман юлы дип йөртелгән юл бар. Әлбәттә, бу атама кораб төзү өчен урман кисү эшләре белән бәйле. Урман кисүчеләр агачларны Гремячка авылы турысына хәтле ат белән сөйрәткәннәр, шуннан Камага төшереп , сал итеп бәйләп агызганнар. Урманга характеристика XVIII гасыр азагында гына бирелгән , шуннан соң гына урман кисү белән шөгыльләнгәннәрдер дип уйларга була. Шулай итеп, авыл тирәсендәге атамаларда авылыбыз халкының төрле чорларда авыр тырыш хезмәте дә, тормыш –көнкүреше дә чагылган.Халык һөнәрләре Күки авылы бик күптәннән үзенең осталары белән дан тоткан. Нинди генә һөнәрне белмәгәннәр. XXгасырда яшәгән осталардан берничәсе турында язып китәбез. Тимерчелектә гомер буе Баһман бабай эшләгән. Гимай Хәсәне мич чыгаручы булган.Ахунов Газизҗан умартачы булган. Гаффаров Газиз, Садыйков Гали, Галимов Камил, Галимбиков Гыйлемхан,Галимов Нәҗип һәм башкалар данлыклы балта осталары булганнар. Гыйлемханов Илдархан абыйның әтисе Гыйлемхан сапожник булган. Түбәндә авыл халкы белгән шөгыльләр турында мәгълүматлар бирәбез. ХХ гасырның беренче яртысында алар тормышта төп урын алып торганнар.Киндер эшкәртү. Киндерне чәчәсең , ул озын, юан булып үсә. Шуның арасында басасы була. Башта басасын җыясың. Аны көлтәлисең дә инешкә алып төшеп суга саласың. Берничә көннән инеш буендагы чирәмгә салып җәеп куясың.Мунчада киптерәсең , аннан талкыйсың.(тетү).Һәркемнең өендә туку станогы булган. Җебеннән үзләренә кирәкле барлык әйберләрне сукканнар,орлыгын төепаннан тәмле май сыкканнар. Кап сугу. Юкәне бармак киңлеге итеп телеп чыгасың. Туку станогына озатасың да тукыйсың.50 кг.лы капчык зурлыгында була . Капчык тегә торган энә белән тегәләр.Бу капка үзләре әзерләгән күмерне тутыралар.Агач велосипед. Бертуган апасы (Галимова Рәйсә) Галимов Нәҗипне сугышка хәтле агачтан велосипед ясап , шуңа утырып урманнарга хәтле менгән дип сөйләде. Кирпеч сугу. Үзләренең семьяларын туйдыру өчен кирпечне барлык кешеләр дә диярлек суккан . Үзләре суккан кирпечтән морҗалар чыгарганнар . Кызыл ярдан балчык алып менгәннәр. калын бәләк белән таптаганнар , кырыйларын көлләгәннәр. Нык булсын өчен Зәмир үзәненә алып менеп яндырганнар . Күмер чыгару. Башта урманда участок ( дилянка) сатып алганнар, агачларын кисеп алып төшкәннәр. Тау астында яхшылап өйгәннәр . Аннары өстенә салам белән күмер патыясы каплаганнар. Челтәрләп өйгәннәр, астына утын якканнар. Ул 6-7 көн буе янган, кырыйларын тишекләп чыкканнар. Әйбәтләп өстенә су сипкәннәр. Бөтен тишеген томалап бетергәннәр. Суынгач өсләрен ачып, яхшылап иләк белән иләгәннәр. Үзенең иләге булган. Күмер кабына тутырып өйгә алып кайтканнар һәм Теләчегә алып барып сатканнар. Сүс талку. Җитенне чәчәсең, аннан йолкыйсың, елгага җәеп чыгасың . Яңгырлар белән юыла. Алып кайтып мунчада киптерәсең, талкы белән талкыйсың, килегә салып төясең. Аннан селкисең , тәрәшле ясап куясың, йодрык кадәрле була. Орчыкны илисең, иләгән орчыкны киләпкә саласың, салгызып алгач, шуны әйбәтләп көл белән бутап , мич башына салып куясың , агарсын өчен чишмәгә алып төшеп юасың. Киптерәсең, әвернә агачларына утырткач, җепне торбычага чорныйсың. Торбычадан сугарга озатасың. * * * Халыкның хезмәте белән танышу ул чорны күзалларга мөмкинлек бирә.Бүгенге көндә бу һөнәрләрнең инде берсе дә сакланмаган, өйләрдә туку станоклары да тормый. А. Фазулина^ XX гасырда Күки авылы.20-30 нчы еллар (Насыйбуллина Җәмилә апа истәлекләрен һәм музей материалларын өйрәнү нәтиҗәсе)ХХ гасыр башларында безнең авылда 400гә якын хуҗалык булган.Һәр гаилә аерым хуҗалык булып яшәгән.Бер чама яшәүчеләрдән аермалы берничә хуҗалык байлар дип йөртелгән:Бай Сәләхи(ике катлы таш пулат хуҗасы), Абдуллин Насыйбулла, Гилаҗиев Садри, Гилаҗиев Бәдри, Фәсти ( кибете булган) һәм башкалар . Һәр хуҗалык киндер, җитен чәчеп аны эшкәртеп, сүсне талкып, эрләп, киндер күлмәк-ыштаннар теккәннәр. Сарык йоныннан чабата белән кияргә тула оек басканнар. Итек, читек бай кешеләрдә генә булган. Байларның да аты , сыеры булган, нинди булса да эш белән шөгыльләнгән. Кайсы күмер салып саткан , арба-чана ясаган, кайберләренең кибете булган , йорты – җире яхшы булган. Авыл урманга бай булганлыктан , 1927 нче елда Казаннан урманчылык артеле оештырырга килгәннәр. Аны оештыруда авыл кешесе Әхмәтшин Хәсәнша(Җәмилә апаның әтисе) катнашкан һәм аны председатель итеп сайлаганнар. Ә оешмага леспромартель “Стахановец” дигән исем биргәннәр. Анда Мунчала буасына 50 шәр тонна кабык салып мунчала алганнар, кап сукканнар (Күки Рыбные дип йөртелгән-ул чорда якын-тирәдә бердәнбер эре предприятие булганга күрәдер). Тәгәрмәч , арба, хоккей уены өчен ярты тугым бөккәннәр, чана өчен табан бөккәннәр, бөгү өчен парник булган. Әртилдә авылдан күп кеше эшли: Мусин Хөснетдин , Рәхимов Миннехан, Рәхимов Гали, Әхмиев Мөбәрәк, Гафиев Каюм һәм башкалар. XXгасырның 2нче яртысында төрле елларда Нәбиева Әсма, Галимова Гиная, Якупова Фәхербанат , Галиева Фатыйма, Хәйретдинова Өммегөлсем апалар мунчала чыгаруда эшләгәннәр. Күрше –тирә авыллардан (Иванай, Карабаяннан) килеп эшләүчеләр кап, чыпта сукканнар. Колхозлашу еллары турында да яхшы хәтерли Җәмилә апа: -1930 нчы елны шлём кигән, атка атланган солдатлар байларны куарга килделәр. Урамга чыгарга куркып , тәрәзәдән генә карап тордык.Аларны бер нәрсәсез җәяү чыгарып җибәрделәр. Байларны, муллаларны кугач, мәчетне манарасын кисеп төшереп - клуб , Сабир мулла йортын мәктәп итеп файдаландылар. Манара кисүчеләр Низамов Нәби, Җаббаров Габдулхакларга акча түләнгәнме, юкмы икәнен белмим , - ди.-1930-31 нче елларда колхоз оеша . Исеме “ Камил – Якуб” куела. Анда 10 бригада була. Җәмилә апа әтисе сөйләгәннәрне искә төшерә: - Әти сөйләве буенча гына бер бригадиры әти була. Хезмәт көненә 8-10 кг. ашлык биргәннәр, ат белән кешеләргә таратканнар. Колхозлашу елларында безнең авылдан куылучылар да хәйрән була. Ногман Гыйльметдине (Рәхимҗанов Зөлфәтләр нигезеннән),таш кибет хуҗасы Хөсәеннәрне , бай Сәләхи малае – Сәхибне, Мөки, Митак (Мифтах булуы мөмкин)(Мәрдиләрнеке. Билаловлар нигезеннән) куганнар.Сәхабетдинне (хәзер Тәхәвиев Мөдәррисләр яши торган нигез ) Һидият Гыйниятов алып калган. Садриның (Бәдриев Гыйльметдиннең туганы) сепараты булган , буяу , йомырка саткан – шуңа күрә сөрелгән. Сабир мулла йортында әртил шырпы эшләү цехы ача. Анда 12-13 яшьлек кызлар шырпы тезгәннәр. Хәйриева Өммегөлсем, Фәстиева Тәнзилә, Мөнирә, Хәбриева Минҗиһаннар эшләгән. Шулай ук Ямаштан , Иванай , Күгәрченнән дә килеп эшләгәннәр. Алар шырпы ясаганнар. Цех начальнигы Бәдрисафа апа була. Сугыш вакытында әртил председательләре булып картлар тора. Җәмилә апа бухгалтер, Әкълимә апа завхоз булып эшлиләр. Эшләгән өчен хезмәт хакы хисабына 8 кг. он , конфет, прянник һәм башка төрле әйберләр биргәннәр. ПродукциянеКазаннан министрлыктан ат белән алып кайтканнар. Эшләнгән товарны атлар белән Арча тимер юл станциясенә ташыганнар . Соңыннан колхозны әртилдән аерганнар. Ул вакытта авылда укыган кешеләр аз була , шунлыктан хисапчы булып эшләүчеләр башка авылдан килгәннәр.Алар хәзер колхозга да , әртилгә дә кирәк була. Бу вакытта малларга ашатырга булмый, икмәкләр дәүләткә тапшырыла, фуражлык та калмаган була, шунлыктан хайваннар үлгәннәр. Кешеләр дә ачлыктан шешенеп үлгәннәр. Үлгән атларны ашар өчен талашып бүлгәннәр. Зират ягында ат сарайлары булган . Урманнан агач кайрысы алып кайтып , тартып он итеп аш , юка пешергәннәр. Шул ризык белән 30-40 км. җирдән чәчү орлыгы тартып алып кайтканнар. Черек бәрәңгене җыеп киптереп,төеп күмәч пешергәннәр. Безнең авылга машина беренче тапкыр 1939 нчы елда кайта. Аны икмәк саткан акчага алып кайталар. Аның шофёры Кәримов Йосып булган. 1940 нчы елны бу машинаны Бөкәшкә алып киткәннәр. Бу машинаны ни өчен анда алып киткәнне халык белмәгән. Ул сугышка булган . Бу машина 1,5 тонна авырлыктабула. 1941 нче елда колхозга ЧТЗ колесный трактор кайта. Аны Хуҗин Нурмөхәммәт йөртә. Рәхимҗанова Хәбинур, Җәббаров Габдулхаклар да тракторчы булган. ...Авылда мәчет икәү булган. Икенчесе Баһавиев Камил, Хисамиев Габдрахманнар урынында булган. Шул мәчеткә бай өйләрен кушып төзегәннәр дә ясле ачканнар. Бераздан ул янган. Котдус муллалар (безнең авылныкы түгел ) нигезендә хәзер Галиев Госманнар тора. Хәзер Җәмилә апаның үзе турында. Ул Сабир мулла йортында укыган . Авыл кешесе Мөбәрәкшин Бәдамша укыткан. Соңыннан бу укытучы Казанга китеп профессор булган. Башка җирләрдән дә килеп укытканнар. Ямаштан Шәрәфетдинов Ширияздан хатыны белән укыткан. Дүрт классны югары Мәшләк авылында бетергән . Җиде классны тәмамлагач, 1938 нче елда Чистай педагогия училищесына укырга кергән. 1940 нчы елны III курста укый башлаган. Бетермичә кайтып, Казанга бухгалтерлар курсына китә . 1941 нче елны май аеннан “Стахановец” әртилендә ярдәмче бухгалтер булып эшли . 1941 нче елны сугыш башлана.Сугышка яраклы барлык ир-атларны фронтка алалар. Барлык авыр эшләр хатын-кызлар кулына кала. Кояш чыкканчы эшкә китәләр , кояш баегач кайталар. Йортта йә карчыклар , йә 10-11 яшьлек балалар гына эшли , ә агитаторлар (Җәмилә апа да агитатор булган) халыкны эшкә алып чыгып эшләткәннәр, үзләре дә эшләгәннәр. Көндез бухгалтер эшен, төннәрен көлтә җыярга, эскерт кую өчен салам ташуда эшләгәннәр. 1941 нче елның ноябреннән Мордва җиренә окоп казу эшенә җибәрә башлыйлар. Беренче җибәрүдә үк Җәмилә апа да эләгә. 10 км. җәяү баралар. Окоп казыганнан соң җәяү кайталар . 6 ай эшлиләр , ашау начар , мунча юк , кер юарга көл суы була, бетләгәннәр дә. Үлүчеләр дә күп булган. 40-50 градус салкын. Колхозда эшләүчеләргә түләү булмаган, хуҗалыктагы бозауларны алганнар , налог, заем түләткәннәр , хөкүмәткә сөт, күкәй , йон тапшырганнар. Шулай итеп, Җәмилә апа тормышның ачысын-төчесен татып гомер итә. Әртилдә 45 ел бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә балалары белән Балык бистәсендә яши. А. Вәлиуллина^ Атка атланып йөрүче Мәгъмүрә Безнең күршебездә Гөлфаяз исемле әби һәм Гыйматдин исемле бабай озын тигез гомер кичереп фани дөньядан китеп барганнар. Минем әңгәмәдәшем Мәгъмүрә апа аларның 3нче баласы булып 1920 нче елда дөньяга килгән. Аның кызыклы да, гыйбрәтле дә булган тормыш юлында Совет иле тарихының барлык чорлары да диярлек чагылыш тапкан. Мәгъмүрә апаның балачак еллары колхоз төзегән чорга туры килгән. Мәктәптә 4 ел латин хәрефләре белән белем алганнан соң инде аның хезмәт юлы башлана. Ул вакытта әле колхозда сыерлар булмаган. Сарык фермасы гына булган, ул бөтенләй хәзерге урынында булмаган әле, ә бүген Мөхәммәтшин Шамил һәм Тәнзилә апалар яши торган нигездә булган. Сарык фермасын тулысы белән Мәгъмүрә апалар гаиләсенә карарга тапшырганнар. -Ә сарыкларны каян җыйганнар соң , - дип сорыйм мин аннан. - Ул елларда бик күп кешеләрне авылдан сөрделәр бит. Шулардан калган сарыкларны җыйдылар , - ди ул. Сарык фермасы тау астындагы чишмәгә якын була, алар Мәсрүрә исемле апасы белән шуларга көянтә-чиләк белән ташып су эчертәләр , өшеп каткан бәрәңгеләрне чишмәдә улакта юып алып пешереп бирәләр. Мәгъмүрә апаның хезмәт юлы менә шулай башланып китә. Колхозлашу елларында авылдан байларны ничек кууларын да хәтерли Мәгъмүрә апа. Бигрәк тә бай Сәләхиләр турында әйтә. Халык аны һәм гаиләсен авылдан җибәрергә теләмәгән,җыелышып уртага алганнар. Шуңа күрә районнан кораллы отряд килгән. Бүген аларның истәлеге булып XXгасыр башында төзелгән ике катлы таш пулатлары гына калды, әлеге бина авылның күрке булып бүген дә тора, анда хәзер “Шатлык” дип аталган картлар йорты урнашкан. - Рыбныйда аптека янындагы ипи кибете дә безнең бай Сәләхинеке иде, - ди. Малае Габдулла Саба районының Ленин совхозында яшәгән. Ә кызы куар алдыннан яхшы киемнәрен бер ярлы кешегә (ярлыларны тентемәгәнгә күрә) – кендек әби Фәхри кызы Мәгъфирүзгә биреп калдырган. Күрәмсең , аның уе , мөмкин булса, кире кайтып алу булгандыр. Куылучылар күп булган , аларның милеге колхозга калган: Ногман Гыйльметдиненең кладовоен сүтеп алганнар, ә ул кеше үзе Хаҗга барганда үлгән( аны Каспий диңгезендә җирәбә сикертеп балыкка атканнар , ди) Алексеевскида Межрайонная колхозная школа булган. Мәгъмүрә апаны менә шунда 6 айлык курсларга укырга җибәргәннәр. Сугыш башланырга 10 көн кала укуын тәмамлап кайткан. 1943 нче елда аны ул вакытта безнең район үзәге булган Котлы Бөкәшкә зоотехник итеп эшкә алалар. Бу вакытта инде ул Минзәлә шәһәренә барып та укып кайткан була. - 1942нче елның кышында, авыл кешеләренең бозауларын контрактовать иттеләр дә көзгә фермага җыйдылар. 71 бозау исән-имин үстеләр,ул бозауларга ни акчадан , ни икмәктән колхоз бер нәрсә түләмәде. Чөнки юк иде. Шуннан ферма булды , ә таратканда “Энергетик”ка да ( Мәшләкне әйтәм), Күгәрченгә дә бирделәр. “ Татарстан” колхозыбелән “Камил Якуб” (Күки) колхозын кушып 600 баш сарык бетте, 2 авылның сыер фермасы бетте. Кайда икән закон!- дип Мәгърә апа хөкүмәтнең сәясәтенә дә мөнәсәбәтен белдерә. Ә теге бозауларны Кама буендагы чит болында асрыйлар, чөнки печән ташырга транспорт булмый. Мәгъмүрә әби районда җаваплы эштә эшләгәнгә күрә , аңа бик авырга туры килә. Юл өзелгән чакларда аңа җайдак та йөрергә туры килә. Күки-Бөкәш –чит болын арасында йөреп чыга ул кышны. Ә болында бозау карап эшләүчеләр землянкада яшәгәннәр. Безнең авылның Хәербанат (Рәхмәтуллиннар нәселе) әби ветфельдшер булып ветлечебницада эшләгән, ул күптәннән инде Күгәрчен авылында яши. -И , Мәгъмүрә әби, япь-яшь көе , ничек ат җигеп йөри алдың, , туарылса нишлисең ?- дим. -Туарылса инде, җигәсең дә китәсең , - дип көлә ул. Минем атка атланып караганым да юк. Нинди кыю , батыр булган икән Мәгъмүрә әби, дип сокланып утырам. Аны бу чорда “атка атланып йөрүче Мәгъмүрә” дип тә йөрткәннәр әле. Зав. Райзо(земельный отдел) булып эшләгән Баландин дигән кеше аны гел мактаган. Без такмаклардан гына ишетеп белгән (Ике айгыр, бер машина Вафинның бер башына Слабата юлы җитте Хатын – кызлар башына .) Вафин Салих (райком секретаре) дигән кеше белән бер чорда эшләгәнул. Сугыш беткәч, аның булачак ире Надршин Дәүләтхан бабай да 1946 нчы елда авылга кайта. Алар өйләнешергә булалар. Ләкин җитәкчеләре аны эштән җибәрергә теләмиләр. Әгәр үз эшендә калган булса, билгеле, Мәгъмүрә әбинең тормыш юлы башкача булыр иде. ...Язмышның сынаулары алда көтеп торган икән әле Мәгъмүрә апаны. Берзаман, күпмедер гомер иткәч, балалары булгач, ике бала ияртеп бер украин хатыны кайтып төшә. Дәүләтхан абыйны эзләп.(Өйләнгән икәнен дә белмәгәндер) Дәүләтхан бабай бу турыда Мәгъмүрә апага бер сүз дә әйтмәгән була. Күрәмсең, сугыш вакытында чолганышта калгачмы, үзенең частеннан аерылып калгачмы, Дәүләтхан абый өйләнгән була, бер кызлары туа, ул яңадан сугышка китә, тагын шул гаиләсенә кайта. Ләкин хатынының әнисе, татар булган өчен, кызына Дәүләтхан абый белән яшәргә рөхсәт бирми. Дәүләтхан абый шуннан соң үзебезнең авылга кайта. *** -Авыл халкы тамаша була хәзер дип торган инде,-ди Мәгъмүрә апа. Ләкин алай булып чыкмый. Кунакларны Мәгъмүрә апа үзе каршы ала,чәйләр эчертә. Тегеләр монда берничә ай торалар. Татар халкына хас булганча кунак итә ул аларны. -Алар гаепле түгел бит. Барысына да сугыш гаепле ,- ди ул.Ә мин аңа нинди киң күңелле , сабыр булган дип сокланып утырам. Ул якларда мунча юк икән. ( Монысын мин аңлый алмыйм) , Мәгъмүрә апа аларны үз мунчалары булмагач, апаларының мунчасына алып бара, милли ашларыбыз белән сыйлый. Тегеләрнең өйләрендә идән дә юк икән, бездәге тормыш аларга гаҗәп тоела, Мәгъмүрә ападан кунак хатын төрле хуҗалык эшләренә дә өйрәнә. Шул кайтудан булса кирәк, алар бездә, Берсут якларында калалар. Әниләре инде исән түгел, ә балалары Дәүләтхан абый белән күрешергә соңгы елларда да кайта торган булганнар. Менә шундый язмышлы ул минем күрше нигездә бабамнар белән бер чорда яшәгән апа.Аның белән әңгәмә корып мин авыл тарихының колхозлашу, сугышка бәйле чорына мәгълүматлар алдым, аның үз тормышы да үзе бер сәхифә. *** Җәмилә апа истәлекләрен өйрәнү һәм Мәгьмүрә әби белән оч-рашу миңа авылның үткәннәрен барларга мөмкинлек бирде һәм минем өчен яңа сораулар туды. Мине Әхмәтшин Хәсәнша һәм Мөбәрәкшин Бәдамша шәхесләре кызыксындыра. А. ВәлиуллинаАвылыбызның күренекле кешеләре^ Без бит геройлы авылАвылдашыбыз Миңнулла Сөнгатович Гыйззәтуллин- Советлар Союзы герое – ул безнең горурлыгыбыз. Чөнки районыбызда санаулы гына булган геройларның берсе безнең авылныкы бит. Безнең Миңнулла абыйга батыр дигән сүз бик туры килә .Аның турында танышкач, һәркемнең башына шундый уй киләдер. Аның әтисе дә сугышта катнаша һәм 1942нче елның сен-тябрендә һәлак була. Менә шуннан соң инде Миңнулла Гыйззәтуллинда әтисе өчен фашистлардан уч алу теләге уяна. Ул ,сугышка җибәрегез мине, дип военкоматка бара, Әнисе елый , аны җибәрергә теләми. Военком бик җитди кеше булып чыга. Миңнулла абый-га ул:Син колхозда эшлисең, син анда кирәк, яшең дә җит-ми,-ди.- Вакыт җиткәч чакырырбыз, -дип вәгъдә итә һәм сүзендә тора. ... Менә бервакыт Миңнулла абый кырда сукада була, аның янына 10 яшьләрдәге бер кыз йөгереп килә һәм кәгазь болгый. Бу повестка була. 1943 нче елның язында Миңнулла абый фронтка китә һәмаңа сугыш чорында төрле кыенлыклар кичерергә туры килә. 1943 нче елның декабрендә аларның взводы Корсунь-Шев-ченковский ягында була. Аларга разведкага барырга приказ бирелә. Аларны фашистлар сизеп алалар һәм минометларны эшкә җигә башлыйлар. Иптәшләре күлнең теге ярына чыгып җитеп килә инде, анда мина килеп җитә алмый. Ул иң актыктан бара һәм б


Не сдавайте скачаную работу преподавателю!
Данный реферат Вы можете использовать для подготовки курсовых проектов.

Поделись с друзьями, за репост + 100 мильонов к студенческой карме :

Пишем реферат самостоятельно:
! Как писать рефераты
Практические рекомендации по написанию студенческих рефератов.
! План реферата Краткий список разделов, отражающий структура и порядок работы над будующим рефератом.
! Введение реферата Вводная часть работы, в которой отражается цель и обозначается список задач.
! Заключение реферата В заключении подводятся итоги, описывается была ли достигнута поставленная цель, каковы результаты.
! Оформление рефератов Методические рекомендации по грамотному оформлению работы по ГОСТ.

Читайте также:
Виды рефератов Какими бывают рефераты по своему назначению и структуре.