Реферат по предмету "Разное"


«Бүген радио безгә хәбәр итте »

«Бүген радио безгә хәбәр итте...» Һади Такташ Бүген радио безгә хәбәр итте: Германиянең сатлык палачлары Соңгы чиккә килеп җиттеләр; Урбанусны ун ел каты төрмә, Каторгага хөкем иттеләр.Урбанусның кансыз хакимнәре!Бүген сездә,Төрмәдә кан,Ләкин,Белегез:Кан тудырганКөрәш күләгәсе һаман даИнәлүсез каты кулы беләнЧикләр сызып канлы яланда,Зур көрәшкә чакыра!Озак түгел,Шул ук хөкем сараендаҮзегездән хисап алыныр,Байракларыгыз пычрак гәүдәгезгәОят кәфене булып ябылыр!Бүген СССРның ирекле гаскәрләреЖиде еллык данлы бәйрәменИткән чакта,Урбануслар исме белән бизәп,Урамнарга кадый байрагын!^ Урбанус — Гамбург восстаниесенең башында торган кеше. (Һ. Такташ искәрмәсе. ) Инде бу кырларда...» Һади Такташ ^ Тамбов урманнарын ташлап китәм, Нишлим? —Шау-шуларга күңел чыныккан, Давылларда туып канатланган Бунтарь йөрәк кача тынлыктан...Инде бу кырларда Чикләнәлми минем теләгем, Мәңгелеккә, беләм, мине моннан Алып китә бунтарь йөрәгем!.. Сау булыгыз, кырлар, Хәзер индеМинем күңлем шәһәр кулында; Бәлки, соңгы  кабат  шул урында, Авылым! —Уйлыйм синең киләчәгең, Бәхетле көннәрең турында... — Киләчәктә синең урманыңны Яман куллар урлап кисмәсләр, Малайларың синең, безнең кебек, Кыяр, шалкан урлап үсмәсләр... Киләчәктә синең кәҗәләрең Кеше бакчасына кермәсләр, Тәүфыйкланыр инде этләрең дә, Чалбар төбен кабып өзмәсләр... «Парча» суларың да куермыйча,Уймакланып ишелеп аксыннар, Уңган киленнәрең бер-бер артлы Алма кебек уллар тапсыннар!.. Авылым!Инде синең урамыңда Чикләнәлми минем теләгем, Мәңгелеккә, беләм, синнән мине Алып китәр бунтарь йөрәгем...Соңгы сәлам сезгә, дус карчыклар,Тиздән  үләр  сезнең күбегез,Үлгән чакта миңа тәүфыйк теләп,Җан азабы күрми үлегез!..Сау булыгыз инде,Сау булыгыз,Күрешмәбез, шаян этләрем,Инде моннан соң сез, туры килсә,Таламагыз шәһәр кешеләрен!..Чөнки,Хәзер инде безнең законнардаАндый эшләр бер дә ярамый,Шәһәр этләре дә гакылланды,Борынгыдай,Авыл халкын күрсә таламый...Комсомоллар!Минем күз карашымСоң мәртәбә сезгә тегелгән,Авылыбызны Ленин юлы беләнЧыгарыгыз тормыш төбеннән... «Ояты юк сатлык юлбасарның...» Һади Такташ «Милли армиянең баш командиры Чан Кай-ши революциягә хыянәт итте».(Хәбәрләрдән. )Ояты юк сатлык юлбасарның,Бүген менә йөзе ачылды.Бәясез мал — түбән, пычрак хайванКытай байларына сатылды.Ләкин... килер бер көн, ирексез Кытай йортыСовет иле булып әйләнер;Кара бандит, сатлык Чан Кай-шиларҮлем дарларына бәйләнер. «Пи-би-би-бип...» Һади Такташ Әй, җырлыйсы килә шушы җырны, Бу җыр шундый якын күңелгә, Җырланган җыр кебек яшьлек таңы Шаулап үтте, Шаулап үтте инде гомергә!— Пи-би-би-бип... — Ди дә каз бәбкәсе, Яхшатланып килгән, сөйләнә... Каз бәбкәсе, белмим телеңне, Шуңа бүлешә алмыйм сереңне... Белсәм   иде, мин дә   тыңлап   сине, Аунап ятыр идем чирәмдә.          Син дә, ашый-ашый, теләгәнчә Сайрап йөрер идең тирәмдә... Каз бәбкәсе, җаным, телең белмим, Кем өйрәтте болай сөйләргә? Гаҗәп матур сөйли беләсең... Анаң уңган каздыр, күрәсең... Казлар көтеп үткән малай чагымКүмлеп калды шушы урында...Их!Теләсәгез менә сүгенегез,Тагын җырлыйм казлар турында...— Каз канатлары ак була, Ир канатлары ат була. Малайларның төкреп йөргән чагы Кыяр урлап йөргән чак була... Кит лә, кояш! Уйнап йөрмә монда, Болай да бик кызу йөрәктә. Тыңла әнә язгы сандугачны, Ул да көлеп утра тирәктә... Алдадылар мине шәһәр халкы:Эштән аерып алып киттеләр,Анда баргач, шагыйрь иттеләр...Хәзер...ӘгәрБаскан эзем җирнең күкрәгендәЮгалмаслык уелып калса иде,Җырлаган җырларым һавалардаУтлар булып язылып барса иде,Язып китәр идем киләчәктәШунда гомер итәр кешеләргә:— Шагыйрь булмагыз сез,ӨйрәнегезҖирне машинада эшләргә!..Их!Авыл кырын тутрып бодай үсә, Дулкынлатып аны җил исә, Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә, Калыйм   мәллә   монда   югыйсә... Гайшә кызы килә казлар куып, Артта кала аксак бәбкәсе, Бөглеп алган чакта бәбкәсен ул, Шалтырап китә талир тәңкәсе... Миңлениса чыккан, утын кисә,Толымнарын селкеп җил исә,Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә,Калыйм мәллә монда югыйсә?Инде монда мине хәзерТик бер генә нәрсә шатландыра,Ул да:Киләчәктә шушы кырларгаТракторлар килер җырларга...Тик бер генә нәрсә мине шатландыра:Киләчәктә шушы урындаНәни коммунарлар ат көткәндәҖырлар җырлар минем турымда...Бүген урам буйлап үткән чакта Очраттым мин аның бересен, Ал галстук таккан, янар күзле, Киләчәкнең тимер кешесен!.. 21 гыйнвар ^ Һади Такташ Сәүдәгәр СәйфетдиновТөнлә бүгенЗур урамнан карт аю төсле йөри, Совзнаклар, червонецларны тотып,Рестораннан ресторанга өстери.— Дайте пиво!Ул эчә,Ялгыз түгел,Бик күп алар, —Гайниләр,Сәйфелмөлекләр, башкалар...Туктамый   эчә,Бөек шатлык бүген (?),Ак сыра ташып йөриләрРесторанда  марҗалар!Туктагыз, торгаш,Сифилитик  марҗалар!..Туктагыз!—Еллар,Гасырлар,Дөньялар!Бер минут —   үлде.Икенче бер минут Шундый бер җимрү белән килде... Кинәт Радио, Радио: — Ленин үлде... Комклуб;Обком бүген доклад бирә.Чү!Кинәт докладчыбыз ник туктады?Зал көтә. Шомландылар, Рәис торып башын иде; Һәм Радио:— Ленин  үлгән! — Диде.Бер секунд... Шуннан? — Зал елый, үкси иде... «Сез корбан булдыгыз    авыр  сугышта... » Кино, —«Тарзан»;Джунгли маймыллары,Американың адашкан уллары,Юлбарыслар,Әллә нәрсәләр тагы!Чү!Кинәт лента өзелде.Залда ут сүнде.Берәү:— РадиоЛенин үлгән! —Диде...Туңды зал —Күз яшь,Елаулар...Экранда ут янды тагын,Тик бу юлы күрделәр андаКайгылы рәсмен аның...Зал таралды,Тын урамнарга таралды бар халык,Канлы яшь, хәсрәт белән зурКайгылы хәбәр алып...Төн.Завод.Мастер Иванов                                      Бер үзе сүзсез генә                           Нәрсәдер бора,                                     Тагын тиз-тиз генә                             Яшьләрен сөртә.                                Ул, ишетсә дә хәбәрне,Үз постын ташламады.Иртәгә22 нче гыйнвар...Радио,Радио,Радиолар...Җир шарын сүзләр болыты чормады;Электроннар,Болытлар барсы даҖырлады:Ленин!Ленин!Ленин!Ленин!Баррикадаларда,Сарайларны җимергәндә,Бомбалар,Утлар эчендә,Төрмәләрдә,ШахталардаСин идең безнең белән.Канлы кырларда сугышканда,Синең шәүләң һаманБезгә ак юллар сызып тордыАзатлыкка табан! Безне коллыктан азат иткән Бөек юлбашчыбыз,Безгә ирекле сарай төзгән Беренче ташчыбыз! Син бүген бездән киттең... Ленин, Ленин, Ленин, хуш! Ленин был, Ленин умер, Прощай, Ильич! Прощай, вождь!Радиолар:Лондон, Париждан, Даниядән:—  Ленин үлмәде,Ул һаман юлбашчыбыз! Испаниядән:—  Без аның сызган юлы белән Тәхетләрне ватып,Таҗларын, Корольләрен, Бароннарын утка атып Яндырырбыз. Италиядән Шундый ук радио; Бөтен җирдән — Төрек, Германиядән!..Зур сарай;Керзон, сараен актарып,Эзләде рәсмен Ленинның.Тапты да,Кулына алып, туктады.Нигә ул:—  Үлде, —Диеп шатлана  алмады?Чөнки:                                                         Зур сарайның читендә бүлмәдә            Йорт караучысы һаман да сөйләнә: Ленин!                                                  Ленин!                                                 Ленин!.. Ул менә шунда ята,Ул, ул — кеше,Кайсы өчен бүгенБөтен җир яшь түгә,Кайсының рәсмен бүген бездән еракАфриканецлар табып елап үбә.Ул менә шунда ята,Нинди тыныч,Баш очында дуслары сакта тора.Ул ята —Бәйнәлмиләлнең мәркәзе, —Тын гына,Тып-тын гына...27 гыйнвар Без бүген тордык караңгы төн беләнМәңгегә саубуллашырга.— Кем белән? —Дустыбыз,Юлбашчыбыз Ильич белән!Без бүген билге кададыкСССР сахрасына,Таш урамнарга,Авылларга,Урал, Донбассына.Кайгылы билге, —Бөтен дөнья тулыУл кара билге белән.Миллион йөрәкләр берьюлыТын гына тибә:Ленин!Ленин!Ленин!Без, бөтен дөнья, урамда:Франция,Испания,Дания,Германия...Анда ораторлар сөйли,Монда пионерлар:—  Ул үлмәде, Ленин мәңге бар! Ленин — без ул!Ә без?—  Бөтен дөнья!—  Без бар!Без — миллионнар, Көчле ленинчылар!—  Кузгал, уян, ләгънәт ителгән.. Ораторлар!Сәгать дүртне сукты!Эш дөньясы кинәт туктады.Башлар түбән таба иелделәр,Машиналар шымды,Тын калды.Рур иле...Зур шахталар...Мәйданында меңнәр туктаган,Серле бер тынлык эчендә, әкрен-әкрен уртаданКүтәрелә бер рәсем,Күзләр тегелә,Соңгы кат саубуллашып,Ул рәсемгә табан...Зур Париж.Шау-шу.Урамнар.Тротуарларда халыкБер-берен таптый,Кызу сәүдә бара,Сатып алып,Шаулыйлар;Зур урамнанАвтомобильдә барон йоклап киләЙоклый ул, исрек, яланбаш,Йөзтүбән яткан көйгә.Чаттагы йорттан шоферКүрде сәгать тулганлыгын, —Туктады.Артындагы исрек баронСизмәдеНик?Нәрсә?НиБулганлыгын... Ул менә шунда ята,Ул, ул — кеше!Кайсын гасырлар тудырды,Минутлар үтерде.Ул ята,Иске тормышны күмәргә килгән бөек каберчеБиш минут,Шуннан:«Сез корбан булдыгыз авыр сугышта... »Син, кояш!Аны тудырдың,Син аны назлап сөйдең,Син аны һәр көн чыгып:— Ул бармы? —Дип карый идең...Ул хәзер юк,Ул кабердә...«Сез корбан булдыгыз авыр сугышта... » Ник елыйсыз сез, урамнар,Ник елыйсыз? Туктагыз!Атыгыз, туплар, бароннарга каратып атыгыз!Бу булыр Ильичка биргәнИң ахыргы антыбыз... Ә Совнаркомдагы Ленинның бүлмәсеБик озак көтте хуҗасын, —Килмәде...Таш дивар,Ятим диваннар белмәде...Юк!Ул үлмәде!Ул җибәргән көчле янгынЗурая, үсә һаман,Станоклардан киләбез ант беләнВКП сафына табан.Бер заявление,Мастер Иван яза.Кемнәр тагын?Мең вә миллионнар!Күгәргән Җир шарынСелкетеп антлар итәбез без бүгенЯндырырга мәңгегә коллык йөген! Ул үлмәде.Җир шары өстендә ЛенинШәүләсе көн-төн йөри,Уң кулында канлы байрак,Сул беләнКуркыныч елларны алга өстери.Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп,Төрмәләр, подвал, заводларга керә,Йә, коточкыч байрагын тоткан килеш,Ул кинәт килеп чыга зурПарламентлар өстенә!..^ Бәйнәлмиләл — Интернационал. Мәркәз — узәк. ^ Авызлары, борынныры җимерелгән сүзләрне яклап Һади Такташ Кабыргасыз, йомшак урыс теле,Ничек борсаң шулай борыла,(Башка чарасы юк)Безнең агай-энеЭләккән һәр урыс сүзенеңКабыргасын тотып сындыра!Сүз юк —Урыс телен белү кирәк нәрсә.ЛәкинКирәклеген аның бутыйлар,Татарларга татар була торып,Урысчалап доклад укыйлар.Ответработниклар!Бәлки,Урыс теле шәп тел икәнлекнеКүрсәтүдер сезнең уегыз,Яхшы эш ул,Тик шулай да зинһар куегыз!Ответ дигән сүзнең «в» сын ашап,«Әтбит» дигән булып йөрисез,«Моя» белән «мой»ның муенын борып,Үтерергә, ахры, телисез.«Совсем» сүзен «чәпчим» чәпчеттегез,Урыс аңламаслык иттегез,Бу ни хәл бу, «әтбит работниклар», Бу нинди юл белән киттегез?! Татар газетына урысчалап Мәкаләләр язып бирәсез (Секретарьга кушып яздыруны Сизмиләр дип, ахры, беләсез...).Урыс теле инде урыс белән Сөйләшергә, әйтик, яраса, Татар теле ул бит татар белән Аңлашырга ярый лабаса... ^ Айның нурлары арасында Һади Такташ Күңелем дә, җаным да, иманым да, бергә Кушылып айның нурлары белән, Дулкынлы караңгылык өстеннән Очтылар, офык буйлап, ераклашып җиргә, Очтылар сахралар, урманнар өстеннән, Куе калын томаннар эченнән Кызыл гаскәрләр өстенә — Мактарга каһарманлыклары белән. Менә канатларын җәеп, Кундылар кызыл байрак өстенә. Сәламләделәр аны Ялкынлы сәламнәре белән, Яңгыратып тынлыкта яткан гаскәр илен, Мактап көйләделәр аңа хөрлек көен... Башларын иеп, кабер ташларын үбеп, Шәһит каһарманнарның рухларына: Илнең сәламен ирештереп Кайттылар аларның барына. Алсу ^ Һади Такташ Урам ташларына карлар ява,Кар томалый чана юлларын,Карда шуа-шуа Алсу килә,Җиң эченә тыккан кулларын...Җилгә каршы җылы сулышларыТуңып бөдрә чәчен ак ясый,Юл буена аны тирги-тирги,Сүгнә-сүгнә кайта Газзәсе:—«Алсу, тукта инде, акыллым,Абау,Тагын карга батырдың!.. »—Ул үпкәләп читкә китә. АныАлсу тагын ялынып чакыра:—«Кил, уйнамыйм, бетте...Кил инде!»Үзе—килсә, карга батыра.Салкын карга басып Алсу килә,Үзе көлә,Үзе сөйкемле,Үзе усал,Үзе болай бер дәУсал түгел кебек шикелле...Урам шаулый-шаулый төн уздыра,Кемнең монда кемдә эше бар,Һәрбер җылы тунлы кешеләрнеңҖылы бүрке, торыр төше бар...Тик чаттагы бабай—«барабыз»ныңБик үк әйбәт түгел тормышы,һәр көн таңнан алып кичкә кадәрСалкын урам — торган урнысы.—«Җанкисәгем, бабай, «барабыз»!Атың белән сатып алабыз,Студентта акча бик күп була,Әй,Ун тиенгә илтсәң, барабыз!.. »Алсу бүлмәсенә керү беләнӨске киемен алып ташлады,Ватык көзгесенә карый-карый,Карлы чәчен сүтә башлады...—«Газзә, кара, ничек минем чәчләрБер-берсенә ябшып туңганнар... »—«Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,Үз чәчеңнән матур булганнар... »Алсу күзен алмый үзен карый, —Үзе матур,Үзе сөйкемле,Үзе усал,Үзе болай бер дәУсал түгел кебек шикелле...Аңа бүген әллә нәрсә булган,Бер җырлыйсы килә, бер көлә,Бер онтылып, кинәт керфекләреБер ноктага килеп төртелә...—«Ташта әле, Газзә, зачетыңны,Их, үбәсем килә үзеңне,Ну, үбәсем килә үзеңне,Тыңла инде бер кат сүземне?.. »Газзә, ирексездән эшен ташлап,Сүгнә-сүгнә килә янына:- -«Тфү, каһәр суккан!Ачуың килмәгәе,Тоз саласын, инде каныма!Син шул, кызый, үзен, зачетыңныБик соң хәзерләргә башлыйсың,Үзең бездән алда биреп ташлыйсың,Ә без... »Ул Алсуга ачу белән карый,Тик ачуы бик тиз басыла,Алсу бала кебек елмая даИңнәренә килеп асыла...Газзә түзми, аның сүзен көтә,Үзе уйлый зачет бирәсен,Алсу көлә-көлә күзенә карый,Соң ул аңа нәрсә сөйләсен...Сөйләсенме матур яшьлегенеңЗур елларга туры килүен,Сөйләсенме җирне, бүгенгене,Бар нәрсәне өзелеп сөюен...Һәр кояшлы иртә аның өченЯна уйлар алып китерсә,Бүгенгенең һәрбер матурлыгыҮзе белән аны исертә...Шуның өчен бүген ул төн беләнБер хат язды карты исменә,(Карты кемдер... )Кәкре юллар ясап,Сызып-сызып алды тиз генә.Хатның соңгы юлы:—«Бик сагынсаң,Хатым бассын күңлен ярсуын,Бик бәхетле синең Алсуың... »Хаты белән бергә яңа төшкәнРәсмен салды үзенең картына,Кулына соңгы кабат рәсмен алып,Шул сүзләрне язды артына:«Бу — Алсуың синең,Күрәсеңме,Нинди матур булып утырган.Кара, башкаларга мине алмаштырма,Кадрем белеп яшә, чукынган!.. »Коридордан басып Алсу килә,Үзе матур,Үзе сөйкемле,Үзе усал,Үзе болай бер дәУсал түгел кебек шикелле...Ул дәрескә бүген бик соң килде,Әллә кайда йөреп кичеккән.Үзе соңга калган,Үзе әлеКөлә-көлә керә ишектән...Үзе дәрес тыңлый,Үзе бер дәТыңламаган кебек итенә,Үзе профессорның дәрсен яза,Үзе аның борнын кәкре итепТөшреп куя дәфтәр читенә...Үзе зачетларын хәзерләргәБарыннан да соңрак тотына,Үзе зачетларын башкаларданАлдан бирә, алдан котыла...Һәрбер нәрсә аңа, күп көч куймый,Әллә ничек җиңел бирелә,Янар яшьлегенең алсу таңыҮтмәс төсле булып күренә.Ул үзенә үзе хуҗа бүген,Үзе акыллы, үзе сөйкемле,Үзе усал,Үзе болай бер дәУсал түгел кебек шикелле... Антым Һади Такташ Кычкырам:Килегез, әй, адашкан,Канга баткан мәзлум ил халкым!Түзә алмый канга, вәхшәткәМәхәббәт байрагын алдым. —(Алып каннан сәгадәткәЧыгарырмын эшчеләр халкын!)Язып куегыз, кирамәнКятибиннәр, бер бөек антым:«Хакыйкать» мин басам; басканЭземдә тетриләр таулар!..Өзелә бер генә кул селтәвемнәнМәңгелек баулар...Еланнар! Сезгә юк тормыш,Куып юлдан, буып сезне,Ачам юллар сәгадәткә!Җуям җирдән фәхеш эзне...Күрәмсез бу байракны: бар мәзлумнеңЯшен җыйган...Ул байрак күз яшь беләнКаннан койган...Кирамән кятибин — намуслы язучылар (дини мифология буенча,     кешенең барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәреш тәләр).Хакыйкать — газета, басма сүз мәгънәсендә     кулланылган дип уйланыла Атлы сугышчыга Һади Такташ Батыр егет, атың җилкәсендә Көннәр буе инде киләсең, Тиргә баткан атың, арып беткән, Сакла үзен, салкын тимәсен!.. Үз вактында аны ашаттыңмы, Эчерттеңме кирәк чагында, Оныттыңмы әллә, батыр егет, Ашатырга аны тагын да? Ял иткәчтен, тагын бергәләшеп Җырлар җырлый-җырлый китәрсез, Туры атың синең исән булса, Тагын бик күп җирләр үтәрсез. Кызыл көрәшче, син ат өстендә, Очкын коштай синең туры атың, — Көрәш кырларында җан юлдашың, Хыянәтсез дустың, канатың... Ачлык патша Һади Такташ Уйганам дәһшәтле бушлык, Ташландык бер җирнең өстендә. Тирә-ягым караңгы төн. Авыр, җансыз... Кычкырам... Юк, юк беркем дә. Беркем дә...Исә җил, авыр, кайгылы; Куркыныч көйләрне көйли ул, Дәһшәтле серләрен — тарихын, Бу җирнең кайгысын сөйли ул. Тыңлыйлар йолдызлар, болытлар; Ач үлем, коточкыч күзләрен Юнәлтеп сөякләр өстенә, Тик тора; кан алган йөзләрен; Чәчләре таралган; агарган Сакалы җир белән тиң аның. Килмешәк баһадир, ялгыз ул — Патшасы ташландык дөньяның. Кулында — бар золым, җәбернең Шаһите, коточкыч-куркыныч,Кан белән бизәлгән, тутыккан, Мәһабәт, ялангач  зур кылыч. Хөр илнең бәһадир уллары Аягы астына егылган: «Нан!» диеп тилмереп, калтырап, Куллары асманга сузылган.^ Нан — икмәк.Асман — күк. © Һади Такташ Әйдә, энем! Һади Такташ Үләрмен дә,   онтырлар, дип, Юкка гына, йөрәк, янасың, Тамбов урманнары сагныр әле-Үзе үстергән бунтарь баласын!Әйдә, энем, ташла фуражкаңны, Төкер пиджагының өстенә, Галстугы белән билең бу да Бишмәтеңне киен өстеңә, — Киттек!Бүген бүлмәм өчен акча сорап,Коммунхоздан килеп керделәр,Акча таба алмагач, усал кешеләрКвартирдан тотып сөрделәр...Шулай, энем!Монда акча кирәк,Юкка гына йорттан кузгалдык,Юкка гына шәһәр урамынаЧабатадан кереп югалдык.Әйдә,Егет, чишен аягыңны,Төкер сандалына! —Яланаяк кына кайтырбыз,Авылыбызга кайткач:— Шәһәрләрен яратмадык! —Диеп әйтербез...Их!Шәһәр гудоклары безне чакрып,Көрәш таушы белән үкерсә,Очкын атлар безгә ВКПныңЧакру әмрен тагын китерсә,Без шәһәргә кире кайтырбыз!Еллар!..Авыр еллар,Сезнең кулыгыздаКүрәчәкне бик күп күрдек без,Буржуй халкы белән сугышып алдык,Ертык чалбар киеп йөрдек без!Әй, сез,Килер кешеләр! —Әле безнең хатыннарныңКаннарында аккан «түрәләр»,МенәСезгә бабай булыр кешеләрШулай итеп газап күрәләр!Белегез!Сыйнфый көрәш тарихында беренче катҖиңүчеләр булып чыктык без,Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,Сезнең өчен биш кат суктык без!Еллар үтәр,Безнең аркабыздаИркен, рәхәт көннәр күрерсез,Бәлки, көнгә дүрт-биш сәгать эшләп,Сигаралар тартып йөрерсез.Ә без,Һаман ертык чалбар киеп,«Трезвон» тартып, постта калабыз!Онытмагыз безне, карагыз!Сезгә бәхет белән тәүфыйк теләп,Сәлам яза Такташ бабагыз!.. Их!Илебезнең чиге тар әле, Анда соңгы көрәш бар әле!Әйдә, энем,Ташла фуражкаңны,Төкер сандалыңның өстенә,Галстугы белән билең бу даБишмәтеңне киен өстеңә, —Киттек!Җәен үсәр зәңгәр чәчәкләрнеңҖырын иштәм инде —Яз килер,Карлар эрер,Бозлар китәрләр;Тау битләре ачылыр,Безнең кырдаЗәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр. Әүхәди Һади Такташ Җил бүген төн, кулларын артка салып,Йорт саен, эшле кешедәй, тукталып,Тикшереп йөри:Әүхәдинең йорт түбәсе япмаган,Әүхәди кирәк дип тә тапмаган...Кыш килер дә,Җил еракларга барып,Зур болытларны авылга өстерәр,Ул тишекләрне күмәр,Тик,Мич башында тун киеп яткан килеш,Әүхәди:— Ай-яй, малай, салкын!.. —Дияр.Әүхәдигә әйтегез:Түшәмгә төкереп ятмасын,Иртәгә үк йорт түбәсен капласын! Байрак тегәбез Һади Такташ ^ Казан университеты рабфагындагы комсомолкаларга багышлыйм. Иртәгесе көнгәКаршы төндәБез утырып байрак тегәбез,Байрак битләренә бронзаданЯлкынланган сүзләр тезәбез:— «Октябрьның биргән бүләкләренТимер куллар белән саклыйбыз,Чүкеч тавышлары уртасында,Ленин юлы беләнТугызынчы елга атлыйбыз!» Ә иртәгә безнең чиккән байрак Комсомоллар белән уралыр, Кояш безгә карап ялкынланыр, Кояш безнең типкән йөрәкләрдән, Кирәк булса, үзенә ут алыр. Иртәгесе көнгә каршы төндә Без утырып байрак тегәбез, Читләренә асылмалар асып, Ука белән читен бөгәбез. Без беләбез: Шушы ал байракның Подвалларда яшрен ятканын,Без беләбез:Аның көрәшләрдәАлгы сафта канга батканын.Без беләбезАның киләчәген:Соңгы байрак җирдә ал булыр!Аның белән җирдә соңгы сугыш,Соңгы кырылыш,Соңгы кан булыр!Шуның өчен дә без Бүген төндә.. Аны матур итеп тегәбез, Читләренә асылмалар асып, Ука белән читен бөгәбез!Бәйрәм диеп, мещан кызларыдай,Ашгып-ашгып күлмәк текмибез,Безнең бәйрәм башка, —Бәйрәмне безПудра ягыныр өчен көтмибез!Бәйрәм көнгәКаршы төндәБез утырып байрак тегәбез.Бронзадан байрак битләренәЯлкынланган сүзләр тезәбез! Бакчачылар Һади Такташ Тынлык... Шундый авыр тынлык...Гүрләр өелеп ята тирәмдә;Үләннәре сары, кояш күрмиКара гөлләр үскән чирәмдәТик утырам.Кайгы шәлен ябынып, әй, кем,Нигә һәр көн киләсең?Киләсең дәТөпсез күзләреңнеЕракларга табан тегәсең.Ни көтәсең аннан?Син җавапсыз?Сары гөлләр синең кулыңда,Үлем йоклап ята юлында.Мин   гыйсъянчы   менә уңыңдаКарап торам.Тынлык.«Әбәд» үзенең тирән серен саклый:Кемнәр килер аннан, билгесез;Әйе, аннан кемнәр килер, белмим.Әмма монда шундый авыр,Шундый   күңелсез...Сүнгән күзле минем төнге дустым,Әйт син миңа, җырлый беләмсең?Җырлыйсы иде, шашып җырлыйсы иде,Юкса, нинди хәсрәт, күрәмсең? Әйе, кара төндә ерак зур урманда Син җырладың. Ялгыз җырладың, Мин ишеттем; Ләкин кайгылы иде, Сагышлы иде синең җырларың. Тукта! Мин дә җырлыйм: «Бу төн мәңге булмас; Кояш чыгар, дөнья ямьләнер, Сары каберлекләр яшелләнер, Кара гөлләр утка әйләнер; Әйләнер дә — Килер бакчачылар, Каберләрне ватар, сүтәрләр, Гүрләр өстен бизәп гөлләр белән, Илаһи бер бакча итәрләр. Шуннан —Алар, көчле бакчачылар, Шундый-шундый бер көй җырларлар, Бар үлекләр чыгып каберләрдән Таңга калып көйне тыңларлар». Син дә, дустым, җырла, ләкин хәят җырын! Син  ул җырны җырлый беләмсең?Яки бер көл, шундый матур итеп! Йә көл инде! Келәмсең?II Бакчачылар! Нигә соңладыгыз? Юлыгызны җеннәр кистеме? Яки өстегездән җәһәннәмнән Чыккан сәмум җиле истеме? Истеме?.. Бик күп инде, бик күп юлаучыларБу җирләргә килеп киттеләр;Алар:«Аннан, безнең арттанБакчачылар килә!»Диеп хәбәр иттеләр.Бакчачылар!Нигә соңладыгыз?Юлыгызны җеннәр кистеме?Яки өстегездән ком бураны,Көчле сәмум җиле истеме?Истеме?..Айлар, еллар үтә. Һаман әлеГүрләр уелып ята тирәмдә;Үләннәре сары; кояш күрмиКара гөлләр үскән чирәмдәМин утырам.Әбәд—мәңгелек (Һ. Такташ искәрмәсе.)Сәмум җиле — эссе вакытларда чүлдә исә торган җил. Без сыныйбыз көчебезне Һади Такташ Кызыл көрәшчеләр, сәлам белән Мин хатымны сезгә башлыймын; Зур бурычлар тора алгы көндә, Шул турыда язып ташлыймын.Совет иле — җирдә бердәнбер ил; Башка җирдәТеге зур корсак кешеләр торалар, Алар көне-төне безнең илне Җимерү өчен план коралар.«Коминтерн-фәлән язган», диеп, Әллә кайдан хатлар табалар, Колак ишетмәгән, күз күрмәгән Ялганнарны безгә тагалар.Буржуйларга безне бетерү кирәк,Сугыш кирәк буржуй халкына,Базар кирәк,Безнең ирекле илнеАлу кирәк тырнак астына.Ансы булмас!Без сугышны үзебез теләмибез,Була икән —Каршы тору юлын белербез,Фронтларга көчле — җимрелмәслекКорыч колонналар бирербез.Ләкин дошман көчсез түгел, Бүрек беләнЕгып булмас аның көчләрен, Күзне йомып аткан ядрә белән Коеп булмас аның тешләрен.Дөрес,Буржуйларда булган танклар Бездә дә бар-барын; шулай да Эшкә салкын карап, өйрәнмәсәк — Эшләр барып чыкмас уңайга.Без сугышны үзебез теләмибез,Без тынычлык җирдә телибез,Без беренче, җирдәБөек, тигезСоциализм илен төзибез.Шушы илне тыныч саклау өчен, Авырлыкка-нигә карамый, Өйрәнергә кирәк. — Әй, без болай да Җиңәрбез! — дип тору ярамый.Сез, дусларым, менә маневрдаКөчегезне инде сынагыз,Без үзебез сездән,БурычларынҮтәрләр, дип көтеп торабыз.Авыр булыр,Төннәр йокламагыз,Ләкин сынатмагыз, карагыз!Сезгә уңыш теләп, иптәшләрчәСәлам язаТакташ агагыз. Бүгенге матурлык Һади Такташ Дөнья матур,Шуның өчен дә шулСүгнә-сүгнә кайтам салкыннан;Ә җил, сыбызгыны, ни өчендерИяргән дә килә артымнан...Тфү!Кышкы җилләр тиде теңкәгә!..Яз янгыны җиргә кабынганчы,Җил иркендә калды урамнар;Ә җил, морҗа сандугачы,Эче пошкан саен,Алып килер салкын бураннар...Буран алып килер,Карлар ташыр,Аннан тотыныр карлар өяргә.Да,Бу дөньяның салкын кышында даКызык табыла «безнең юләргә»...«Барабыз»га утрып, теләгән җиргәКошлар кебек очып барабыз,Кояш — безгә иптәш,Җил — дус кеше,Ә җир инде — безнең анабыз...Рәхмәт, әнкәй, сиңа:Ярый әле мине тапкансың,Җырлар җырлый-җырлый —Иркәм! диеп,Төннәр йокламыйча баккансың...Синең авыр кара тормышыңдаЯрдәмчең булмадым булуын,ЛәкинАвыр көрәш, бөек еллар өченКирәк булган минем тууым! —Кан исләре исеп килгән саен,Мәгърур бер уй уйный йөрәктә.Солдат булырмын, дим, бәлки, тиздәнИл чигендә булып көрәштә...Дөнья матур, Шушы дөньяның мин — Ирке чикләнмәгән юлчысы, Давыллы елларның, зур көрәшнең Матурлыгын җырлар җырчысы... Кичәге матурлык бүген үлсә, Иртән туа аның яңасы; Безнең тупас куллар — киләчәктә Туар матурлыкның анасы... Бүгенге матурлык тупас, ертык Көрәш киеме белән ябынган; Бүгенгенең данлы матурлыгын Безнең йөрәк эзли давылдан... Кан исләре исеп килгән саен, Мәгърур бер уй уйный йөрәктә: Солдат булырбыз без, бәлки, тиздән Ил чигендә булып көрәштә! Гайбәт теле Һади Такташ Безгә дошман кешеләр шатлык белән Пычрак бер сүз йөри күтәреп:—   «Планнары бетми үтәлеп!.. » Алар һәр очраган җирләрендә Теш ыржайтып бездән көләләр:—  «Болар нәрсә төзи беләләр?»—  «Прорыв бара бөтен фронтта!»—  «Промфинплан китәр курортка!»—  «Ә бишьеллык инде гробка!»һәрбер безгә дошман кеше теле Пычрак бер сүз йөри күтәреп:—  «Планнары бетми үтәлеп!.. »Бүген газета буйлап, күзем йөртеп, Процент цифрларын санадым, Уңышларны үлчәп карадым; Күп заводлар безнең күптән инде Планнарын тутырып ташлады, Алгы өчен эшли башлады! Кызыл байрак алып җиңеп чыккан Эшче полклар һаман арталар (Артып тора   кызыл  такталар). Планнарын үти алмый калган Заводлар да бездә күренә, Алар гына менә оялмыйча Гайбәт бирә дошман теленә.Дошман теле:—  Иха   ха-ха...       килә, Пычрак бер сүз йөри күтәреп:—  «Планнары!..—  Ха-ха-ха!..—  Планнары бетми үтәлеп!.. » Өзеклек ул җиңелү түгел, ЛәкинУл туктата җиңү үсешен, Һәрбер эшче менә бу нәрсәне Хурлык диеп белсен үзе өчен!. Гасырлар һәм минутлар Һади Такташ Таш  урамнар...Атлы сакчы тиз генәБер урамнан бер урамнарга чаба...— Кем җинаятьче? — Атын ул камчылап, Атлыга тагын караңгы, Тын урамнарга таба...Таш урамнар!..Шундагы зур төрмәдәБез богауларда озак яткан идекҺәм,Тилергән юлбарыслардай, авырЗур ишекләрен бәреп ваткан идек.Ул, —Чабып киткән кылычлы сакчы даЗур җиңүдән соң куелган сакчыбыз;—  Кемнәр, әй?— Узгынчылар! Ник сакчыгаСез болай нәфрәт белән күз аттыгыз?!Төн.Тирән тынлык.Шулай мин таш урамнарга карапУтырам.Мең кат санап,Мин саташтым:Бер, ике... дүрт — адаштым...Ун... егерме... ах, тагынМин югалттым шомлы көннәрнең,Гасырларның санын...Төн карасын яндырып таңнар туа;Таңны көн,КөннеГасыр, еллар   куа.Бер минут — үлде,Шулай ук туктамый,Картаеп, эштән чыгып көннәр үлә,Ак сакаллы канлы еллар тын гынаҖан бирә.Туа,Тагын да җимерелә...Көн килер  дә,Бер матур таңда кинәтКарт тарих башын түбән табан иярҺәм:«Бүген көн ОктябрьгаИлле ел тулды», — дияр.Яңгырар завод, урамнар;Тротуарлар буйлатыпҖир балалары йөрерләр,Шул урамнарга тулып,Зур факелларга ягылганКөчле утлар уйнатып.Ә хәзерКүзләр тегәлгәнКанлы мәйданга табан. Без беләбез! Иң каты һәм Зур көрәшнең соңгысы Үтмәгән, — Алда һаман!.. Ул көрәшкә хәтле илнең Чикләрендә атлылар Туктамый чабып йөрер, Мәгърур ирекле сакчылар Ил чигендә һәр күренгән Шомлы шәүләгә табан Сөнгесен очлар — Көрәшнең соңгысы Алда Һаман!..Таш диварлар...Зур завод әкрен генәКүз төшерде бер кызыл йорт өстенә,Анда кем, төндә агач мылтык тотып,Туктамый гел арлы-бирле селкенә?— Ул пионер,Бер чигә, бер тиз генәМылтыгын очлап суза  алга таба.Ул белә:Канлы көрәшнең соңгысыҮтмәгән —Алда һаман!..Москва.Коминтерн Москва эченнән торыпСигнал бирә:Төн үтә...... Тиздән кызыл таң...Соңгы кан...Җир шары сулдан...Азатлыкка табан!!. Гыйсъян ^ Һади Такташ Бар да исрек, бармы бер аек сорарга?Әйтегез!Кем кабакның патшасы?!Йә, кайсыгыз, —Бу фахиш йортны төзегән?!.IЙорт караңгы, бар да исрек,Зур кабак дөньясыныңМәйданында — муллалар, поплар,Түрендә — зур санәм.Тантана, мәҗлес  кабакта,Тук   аюлардай булып,Джентльменнар, мадмуазельләрГөр килеп, җырлап, дулап,Зур кабакның уртасындаТуйлыйлар...Ул философлар,ӘдипләрНиндидер сер уйлыйлар,Уйлыйлар:- У-у-у... «Дин» диләр, «Әхлак» диләр, «Сәнгать» диләр — Саф гакылларны агулап,Зур хыянәткә, һәлакәткә Халыкны димлиләр.II Кайгылы гыйсъянчы мин,Мең кат аларның йортынаУт җибәрдем, ут җибәрдем, —Зур кара йорт янмады;Ах! Минем тик бер генә ут таЯнып кала алмады.Сизде тиз мәлгунь — кара йортныңУбырлы сакчысы,Сүнде ут, илгә күренмиУтларымның яктысы...III Йорт караңгы, бар да исрек;Зур кабак дөньясыныңМәйданында — патшалар, лордлар,Түрендә — зур санәм,Зур санәм... Ул аузын ачкан...Канлы бәйрәм.;:Шау-шулар...Тантана...Төн...Зур санәмнең аузынаНиндидер ят кап-кара җаннарныЫргый, ташлыйлар...Ташлыйлар ул зур санәмнәнМәңгелек бәйрәм теләп.Мәңгелек бәйрәм...Сәгадәт...IVКимсетелгән ул кара халыкнынЯвыз гыйсъянчысы —Мин киләм...Әй, төнге албасты,Убырлар сакчысы!Иштәсеңме?Мин киләм!Мин киләм шул йортка, кайдаЗур сәгадәтләр өченКорбан иттеләр илемне,Әйе, аларның зур үченМин киләм алмак өчен.Кычкырам. А... Иштәсезме?Әй, тилеләр, мин менәКуркыныч утлар ягыпЧыктым тагын җир өстенә.Шыңшый-шыңшый гүрләр өстендәИман-коръән укып;Илнең исрек гәүдәсеннәнКалҗа-калҗа ит чукып,Шакшы исләрдән исергән,Әй, үләксә кортлары!Мин менә чыктым ягыпҖиргә җәһәннәм утлары!Мин бүген Коръәнне утка яктымИртә таң белән —Тәүратыңны, Инҗилеңне,Әй, гарепнең поплары!Мәңгегә себереп түгәмҺәм —Тез чүгәм;Ул килә — шәп атка атланган гасыр,Әйе, беләм,Ул килә.А... ни оят! А... ни оятКаршыларга   ул   гасырныМулла, поп исме белән!VIГыйсъян итеп сезгә каршы, Сорыкортлар, мин менә Куркыныч утлар ягып Чыктым  янар тау өстенә. Аллагызны, ДөньягызныУтка ташлыйм, яндырам, Җирдә тик эшне илаһ дип калдырам. Иштәсезме?! Әй, тилеләр! Нинди шау-шу иштелә? Ул килә —Капланга   атланган  гасыр. Зур чор килә —Дәһшәтеннән бар хорафат селкенә. Ул килә — корыч гасыр, А... ни оят,Каршыларга  ул  гасырны Шул килеш — исрек кәйгә!!Санәм — идол, пот.Тәүрат (Талмуд) — Муса пәйгамбәргә нисбәт ителгән дини китап.Инҗил (Библия) — христиан диненә нигез салучы дип исәпләнгән фантастик пәйгамбәр Гайсага (Иисус Христоска) нисбәт ителгән Дини китап. ^ Еллар таңында Һади Такташ Эшсез булсаң, айга мен дә утыр,Шуннан кара җирнең төн ягын:Менә Азия,Менә Европасы,Ә бу җирдә менә атаулар,Зур диңгезләр,Күлләр...Урманнар даКүкрәп торган тимер, таш таулар..Шәһәрләрнең түбәләрен күтәр. Йорт башларын алып ташла. Әкрен! Йоклыйлар... Төнге законМатур сарайларга саклар куйган,Саклан «яман» уйдан!— Закон!ЕвропадаТөндә йөргән «шикле» кешеләрнеПолициягә тотып озаталар,Күп тә үтми, аңа—  Коммунист, — дип хөкем була. Шуннан: Аталар...Үсәр ачу таңы ерак диләр, Шуның, өчен алар тынычлар, Ишекләре бикле, Ялан кылычлар Ышанычлы. Әкрен! Йоклыйлар...Сарайларга саклар куелган. Саклан «яман» уйдан!—  Закон!Кинәт, гасырларның күз яшеннән Бомба ясап ыргытсаң да, Шушы йоклап яткан Европаны Уятсаң да, Әйтсәң әгәр:— Ленин тере! — дип?.. Тынлык. СССРнын чиге. Менә сакчылар. Тагын тынлык. Тынлык өзелә. Москва урамыннанШаулап үтә төнге атлылар...Иртән беренче гыйнвар. Урам.Урамда«Барабыз»лар йөри буранда. Алгы көннәр безгә җиңү алып килә. Шуның өчен Бүген без кичен Декабрьның соңгы көнге битен Календарьдан ертып ташлыйбыз. ҺәмҮткән көннәр кире кайтмасыннар, Үткән көннәр үлсен! Үткәннәрне сагнып бик кирәксә, «Тиздән үләчәкләр» тилерсен!(Үткән көннәр безнең якты түгел, Ләкин шәүкәт белән  алар үтелгән, Җиде елда безгә каршы булган Бик күп көчләр тар-мар ителгән.) Тарих адымнары — туар елларБезне алып бара. Беләбез!Үсәр ачу таңы ерак түгел. Шуның өчен көлә-көлә без Иске елның канлы зур пәрдәсенҮлем маршы белән ябабыз ҺәмЯңа елга пәрдә ачкан чакта Кычкырабыз:— Долой аренадан фиргавеннар! — Үлем каргалары, Бароннар!Долой фашистларга маневрлар, Зур корсаклар, Алтын погоннар Аренадан китсен! Тормыш аренасы Трибунага бу ел әйләнсен.Катакомбаларның,ТөрмәләрнеңКанлы диварлары эчендәБогау тавышлары шалтырый.Һиндия, Әфган, Кытай кырларындаКылыч шәүләләре ялтырый.Мисыр чикләрендә шашкын тупларКорбаннарын чәйнәп улыйлар,Миллион коллар әкрен,Ләкин   йөрәк   өзгечМоңлы тавыш белән елыйлар:—  Ай-й-й-й...—  Ай-й-й-й... Европаның канлы кырларындаОкоп канаулары һаман даКүккә карый.Ә андаСынып калган куллар,Җимерек башларЯңа елның таңы аткандаАренага безне күтәрәләр!.. А, Германия! Синең Гамбургта Пычракка салып тапталган Байрагыңда:— «Без туабыз, Алар бетәләр!» Дигән сүзләрБу ел үч алырга Аренага сезне көтәләр...Тарих адымнары — туар


Не сдавайте скачаную работу преподавателю!
Данный реферат Вы можете использовать для подготовки курсовых проектов.

Поделись с друзьями, за репост + 100 мильонов к студенческой карме :

Пишем реферат самостоятельно:
! Как писать рефераты
Практические рекомендации по написанию студенческих рефератов.
! План реферата Краткий список разделов, отражающий структура и порядок работы над будующим рефератом.
! Введение реферата Вводная часть работы, в которой отражается цель и обозначается список задач.
! Заключение реферата В заключении подводятся итоги, описывается была ли достигнута поставленная цель, каковы результаты.
! Оформление рефератов Методические рекомендации по грамотному оформлению работы по ГОСТ.

Читайте также:
Виды рефератов Какими бывают рефераты по своему назначению и структуре.

Сейчас смотрят :

Реферат Московское царство
Реферат Электродинамика
Реферат The Qualms Of Communication Essay Research Paper
Реферат Сингулярные интегралы
Реферат Общая технология изготовления масла
Реферат Пути повышения эффективности использования трудовых ресурсов предприятия ООО Кумертауский электродный
Реферат Технические приемы против размера
Реферат Элементарное изложение отдельных фрагментов теории подгрупповых функторов
Реферат План-конспект урока-семинара по русскому языку в 11 классе на тему: "Лингвистический анализ текста"
Реферат Обработка статистической информации при определении показателей надежности
Реферат Как руководить руководителями проектов: опыт воспитания
Реферат Лекции - Фармакология (лекарственные средства, влияющие на сердечно-сосудистую систему)
Реферат Уровнемеры для жидкостей и сыпучих тел
Реферат Комдив 45-й стрелковой
Реферат Анализ хозяйственной деятельности производственно-торгового республиканского унитарного предприя